Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сагыз турында 3 уйдырма

1. «Сагыз чәйнәү ашыйсы килүне баса». Сагыз аппетитны киметми. Авызга сагыз килеп керүгә, селәгәй бүленеп чыга. Ашказаны ризык эшкәртергә әзерләнә башлый. Организмга ризык кермәгәч, ашказаны бушка эшләп утыра булып чыга. Бу исә аның лайлалы тышчасына зыян салырга мөмкин. Гастрит, панкреатит, ашказаны җәрәхәте кебек хроник ашказаны-эчәк авырулары баш калкыткан чорда сагызны бөтенләй чәйнәргә ярамый.

2. «Сагыз тешләрне чистарта». Күпләр сагызны ашаганнан соң теш чистарту, авызга хуш ис кертү максатында куллана. Әмма ул теш щеткасы белән пастасын һич кенә дә алмаштыра алмый.

3. «Шикәрсез сагыз файдалырак». Мондый сагызларның составында, гадәттә, сорбит, ксилит, мальтит, аспартам кебек шикәр алыштыргыч матдәләр була. Сорбит белән ксилит – табигый балландыргычлар. Сорбит виноград, алма һәм миләштан табыла. Ксилит исә кукуруз чәкәне тышчасында, бөртеклеләр кабыгында бар. Ясалма балландыргычлар рәтенә кергән аспартам исә нерв системасын зарарларга мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Ксилит күләме нормадан артып китсә, эчне йомшарта. Сүз уңаеннан, ксилит белән сорбит калория ягыннан гадәти шикәр белән бертигез. Шуңа күрә «шикәрсез» сагыз чәйнәү кешенең тән авырлыгына да, кандагы шикәр күләменә дә гадәти шикәр кебек тәэсир итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев