7 июль 2019 яңалыклары
-
Камера булган урында күңелегез тынычмы? (сораштыру)
Казан мәчетләренә күзәтү камералары урнаштырырга җыеналар. Татарстанның Диния нәзарәте хәбәренә караганда, “Имин шәһәр” программасы кысасында гамәлгә ашырыла торган бу эш мәхәллә халкының иминлеген арттыру өчен башкарыла. Шул ук вакытта моңа каршы чыгучылар да юк түгел. Алар фикеренчә, камералар урнаштыру кешенең хокукын боза. Казан Кремлендә исә бу мәсьәләгә тыкшынмаячакларын әйттеләр. Ә сезнең камера булган җирдә күңелегез тынычмы?
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
8 июльдә төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
-
Белгечләр сөт продуктлары куллануның көнлек нормасын атады
"Тәүлегенә 400 грамм сөт ризыгы куллану тискәре йогынты ясый", - дип аңлатканнар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
-
Луиза Хәйруллинаны тоткарлауның беренче видео кадрлары
Gazeta_bo үзенең инстаграмында Луиза Хәйруллинаны тоткарлау вакытында төшерелгән видеоны урнаштыра. «Тоткарланганнан соң ул истерика хәлендә була. Ул сорауларга җавап бирүдән баш тарткан, әлегә 20 миллион сум акчаның кайда икәне билгесез», — дип искәртә алар.