8 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Көмәнем алты айлык чакта әнисе: “Гомереңдә бәхет күрмәсәң иде”, – дип каргый-каргый елады (БУЛГАН ХӘЛ)
Резидә белән бала тудыру йортында таныштык. Бер палатада яттык. Баштарак, гел телефоны белән мәш килгәч, мин аңа өнәмичәрәк кенә карадым. Аралаша башлагач, интернет аша кием-салым белән сату иткәнлеге аңлашылды. "Көненә ике йөзгә якын кеше яза. Бөтенесенә дә җавап бирергә кирәк. Җиңел түгел. Ләкин үземә үзем хуҗа, акчасы да ярыйсы чыга....
-
7 гыйнвар көнне Теләченең Төп чыршысы янында Раштуа бәйрәме уңаеннан концерт-тамаша һәм уеннар үткәрелде (ФОТОЛАР)
7 гыйнварда православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шушы уңайдан бу көнне кичке сәгатьләрдә Теләче ял паркында урнашкан Төп чыршы янында бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен район мәдәният йорты һәм Әбде авылы үзешчәннәре күрде. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барылган чарада катнашучылар өчен бәйгеләр дә үткәрелде. Алар көн салкын,...
-
Аксубайда 55 килолы көрәшче кыз 95 килолы көндәшен җиңгән
Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы. Ярышларда барлыгы 80 кеше катнашты. Алар 15 төрле авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин идарәлегендә үтте. Турнир азагында Ольга Шугаевага 60 килограммнан югарырак авырлыктагы...