Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Аксубайда 55 килолы көрәшче кыз 95 килолы көндәшен җиңгән

Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы. Ярышларда барлыгы 80 кеше катнашты. Алар 15 төрле авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин идарәлегендә үтте. Турнир азагында Ольга Шугаевага 60 килограммнан югарырак авырлыктагы...

Аксубай спортчылары Чулпанда уздырылган билбау көрәше буенча турнирда шаккатыргыч уен күрсәттеләр, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Ярышларда барлыгы 80 кеше катнашты. Алар 15 төрле авырлык категориясендә көч сынашты. Турнир Татарстан Республикасының билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин идарәлегендә үтте.

Турнир азагында Ольга Шугаевага 60 килограммнан югарырак авырлыктагы көрәшче кыз белән суперфиналда көч алышырга тәкъдим иттеләр. Яр Чаллы шәһәреннән килгән көрәшче кыз 95 килограмм авырлыкта иде, Ольгадан ике тапкырга авыррак үлчәмдә (ул 55 кг. авырлыкта чемпион). Бу суперфинал турнирның иң кызыклы өлеше булды. Ольга үҗәтлеген, көчен һәм җитезлеген күрсәтеп, әлеге көрәштә җиңү яулады. Тамашачылар торып басып кул чаптылар. Аксубайның көрәш мәктәбенә билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин югары бәя бирде, диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев