10 март 2018 яңалыклары
-
Тутырылган бәрәңге рецепты
Кирәк булачак: 12 бәрәңгегә - 2 стакан яңа җыелган ак гөмбә, ак ипинең чиреге, ярты стакан үсемлек мае, 1 стакан шулпа, тоз, сыр, укроп-петрушка. Пешерү тәртибе: Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер. Бәрәңгене...
-
Язгы чорда салкын тиюдән ничек сакланырга – белгечләр киңәше
Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте язгы чорда үсеш ала торган кискен респиратор вируслы инфекциядән кисәтә. Бу чорда бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр тиз чирләп китәргә мөмкин. Белгечләр, саф һавада күбрәк булырга, кулларны ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтеп торырга, борынны тозлы су белән чайкатырга киңәш итә....
-
Алма төшәрлек тә урын юк иде (Фото)
Авыл мәдәният йортларында һәм клубларда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган үзешчән театрлар смотрконкурсы дәвам итә.9 март көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Балкыш" Халык театры тамашага Хәсән Туфанның "Әниләр һәм бәбиләр" спектакелен тәкүдим итте.Тамашачы авыл үзешчәннәренең чыгышын бик яратып кабул итте, аларны алкышлар һәм чәчәкләргә күмде. Тамаша...
-
ГТО нормалары тапшырдылар (фото)
Бүген "Батыр" спорт компоексында райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшырды. Эльмира Әхмәтҗанова фотолары
-
«Авылда яшәгәндә ачлыктан тилмердек, язын шыткан үләнгә ябырыла идек»
Бакча сезоны тәмамлангач, тирә-күршеләр белән җыелышып чәй эчеп, гөрләшеп серләшеп утыргалыйбыз. Сүз иярә сүз чыгып, башыбыздан үткән гыйбрәтле вакыйгалар, кызыклы хатирәләр яңара. Арабызда иң өлкәне - сиксән биш яшьлек Сәйдәбану әби сөйләгән истәлек, беренче карашка ышанып булмастай тоелса да, җир йөзендә без аңламаган, аңлатып бирә алмаган серләр азмыни? //Татарстан яшьләре//...
-
Районыбызда төнлә суытачак һәм томан булачак
Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда төнлә һәм иртән һава температурасы 25-30 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә синоптиклар. Башкала Казанда -25.. -27 градуска кадәр салкын булачак. Моннан тыш, республика территориясендә урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр ителә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә. Чыганак: Татар Информ
-
2018 елда Татарстанда ун урта мәктәп төзеләчәк
2018 елда Татарстанда 6,05 миллиард сумга ун гомуми урта белем бирү учреждениесе төзү планлаштырыла. Быел "Соловьиная роща", "Салават күпере" һәм "Светлая долина" торак комплексларында мәктәпләр төзеләчәк. Моннан тыш Алабуга, Чаллы, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында да яңа мәктәпләр барлыкка киләчәк. 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп сафка бастырылды. Бу...