«Авылда яшәгәндә ачлыктан тилмердек, язын шыткан үләнгә ябырыла идек»
Бакча сезоны тәмамлангач, тирә-күршеләр белән җыелышып чәй эчеп, гөрләшеп серләшеп утыргалыйбыз. Сүз иярә сүз чыгып, башыбыздан үткән гыйбрәтле вакыйгалар, кызыклы хатирәләр яңара. Арабызда иң өлкәне - сиксән биш яшьлек Сәйдәбану әби сөйләгән истәлек, беренче карашка ышанып булмастай тоелса да, җир йөзендә без аңламаган, аңлатып бирә алмаган серләр азмыни? //Татарстан яшьләре//...
Бакча сезоны тәмамлангач, тирә-күршеләр белән җыелышып чәй эчеп, гөрләшеп серләшеп утыргалыйбыз. Сүз иярә сүз чыгып, башыбыздан үткән гыйбрәтле вакыйгалар, кызыклы хатирәләр яңара. Арабызда иң өлкәне - сиксән биш яшьлек Сәйдәбану әби сөйләгән истәлек, беренче карашка ышанып булмастай тоелса да, җир йөзендә без аңламаган, аңлатып бирә алмаган серләр азмыни? //Татарстан яшьләре//
- 1942 елның кышында дошман чолганышыннан көч-хәлгә исән-имин чыгып, Ленинградтан эвакуацияләнеп, әнкәйнең туган ягына - Әлки төбәгендәге зур бер авылга кайтып егылдык, - дип сөйли башлады Сәйдәбану карчык. -Колхозлар оешкан вакытта, хәлле крестьян саналган бабабызны кулак дип, мал-мөлкәтен тартып алып, гаиләсен Себергә сөргән булганнар. Бәхетенә күрәдер, әнием Зифабану әтием Мәхмүткә бик яшьли кияүгә чыгып, Ленинградка барып урнашкан, фельдшерлыкка укыган. Сугыш башланганчы, дүрт ир бала, бер кыз тапкан. Сугыш мәхшәреннән качып котылып, әнинең туган авылына кайтып төшкәндә, мәктәпкә укырга кермәгән сабый булсам да, балачагымда башымнан кичкән күп нәрсәләр әлегәчә хәтеремдә. Безне бер байдан калган зур йортка урнаштырдылар. Әни яхшы пәлтәсен сөт кәҗәсенә алыштырды, ә ул өч бәти китерде. Йортның аскы катындагы ярымподвалда кәҗәләр кыш чыга, ә үзебез өске өлешендә яшибез. Беркөнне таң беленер-беленмәс чакта, үземне кемдер төртеп уяткандай булды. "Кызым, хәзер үк тор да, аска төш, тиз бул, балакаем!" - диде әткәй тавышы. Торып утырдым. Күптән түгел әткәйнең үлеме турында кара пичәтле хат килүе кылт итеп исемә төште. Кычкырып елап җибәрмәс өчен, авырттырып, иренемне тешләдем. Ул заманда авылда электр уты юк иде әле. Бары тик сукыр лампа. Керосины җитәр-җитмәс булганга, аны да бик азга -абыйлар дәрес хәзерләгәндә генә кабызалар. Уяулы- йокылы хәлдә сәкедә утырып торганда, кәҗә бәтиенең ачыргаланып кычкырып җибәрүен ишетеп, аскы катка томырылдым. Ишектән озын буйлы берәүнең шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Шәрран ярып кычкырып, абыйларны, әнкәйне уяттым. Үзем дер-дер калтыранып, тотлыга-тотлыга, кәҗәләр ябылган бүлмәгә таба төртеп күрсәтәм, тик ни әйтергә теләвемне аңларлык түгел икән. Абыйларым лампага ут элдереп, маллар ягына керсәләр, ана кәҗәнең мөгезенә киндер бау бәйләнгән, ә бәтиләре зур капчыкка тутырылган икән. Тагын берничә минутка соңласак, зур гаиләбезне туендыручы кәҗәләребездән җилләр исәсе булган. Кар өстендә калган эзе буенча барып, каракның бездән бер тыкрык аша гына яшәүче Р. абзый икәнлеген белсәк тә, әнкәй эшне зурга җибәрмәде. Имансыз бәндә зуррак бәла-каза салмасын дип курыккандыр инде. Мәктәпкә кергәч, шул карак абзыйның кече кызы белән бер класста укый башладык. Ишегалларында кое бар иде аларның. Аның өсте һәрвакыт каплаулы була, егылып төшәрсез дип, олылар аңа кагылмаска куша иде. Мин дустыма бакчадагы яшелчәләренә су сибәргә булышам, ә ул миңа өйләреннән әнисе пешергән берәр ризык алып чыгып бирә. Беркөнне мичкәдәге суны сибеп бетергәч, дус кызым өйдән әйләнеп чыкканчы, үземчә яхшылык итеп, коедан су алып, буш кисмәкне тутырып куймакчы идем. Капкачын ачкач, кое чиләген бәйләгәненнән тыш, тагын берничә бауның аска таба салынып торуын күреп алдым. Тәвәккәлләп берсеннән тарткан идем, бауга бәйләп суга төшерелгән бәрән түшкәсе килеп чыкты. Тиз генә өебезгә элдерттем. Әнкәйгә сөйләп биргәч: "Балам, берүк бу хакта кешегә сөйли күрмә, оныт, юкса башыңа җитүләре бар", - диде. Карак абзыйны, дезертир дип, кулларын артка каерып бәйләп, авылдан алып чыгып киттеләр. Ул төрмәдә үлеп калды. Балалары рәхәт күрмәде, төрле бәлаләргә юлыгып, бик иртә кырылышып беттеләр. Харам ашаудан сак булырга кирәк, яхшыга алып бармый ул.
Чәй эчеп, беркадәр хәл алгач, Сәйдәбану әбекәй тагын бер кызыклы, гайре табигый хәлне сөйләп шаккатырды.
- Авылда яшәгәндә ачлыктан тилмердек, - диде ул. - Яз җитүгә, шытып чыккан үләнгә ябырыла идек. Мин башлангычта укыганда, урак өстендә безне башак җыярга алып чыктылар. План бирделәр. Аяклар камылга кадалып каный, беләкләр сыдырыла, тик үзеңә тиешлесен җыеп тапшырмыйча, бригадир Хәнифә түти өйгә кайтармый. Укытучыбыз күрмәгәндә, башакны авызга уып салып, чәйнәп йотарга тырышабыз. Бик каты арысам да, чиләгемне тутырып, ат арбасына илтеп бушаттым. Кече йомышым бар дигән сәбәп табып, классташларымнан аерылып калып, әрәмәлеккә кереп чумдым. Иптәшләрем авылга кереп киткәнче шунда яшеренеп тордым да, янәдән басуга чыгып, башак җыярга тотындым. Алланың рәхмәте белән эшем уңды. Ургыч борылган чатта шактый күп башак коелып калган икән. Кеше күрмәсен дип курка-курка, ашыга- кабалана җыя торгач, чиләгемне бик тиз тутырдым. Исән- имин өйгә алып кайтып җитә калсам, куырып ашарга бер табак бодай чыгачак, дип куандым. Басудан бер кушуч бодай урлап тотылганнарны төрмәгә озата торган бик кырыс законлы сугыш вакыты бу. Шүрләп тә, сөенеп тә кайтып килгәндә кемнеңдер үземә төбәлгәнен сизеп, күтәрелеп карасам, артыма ава яздым. Миңа ап-актан киенгән, сөйкемле йөзле, түгәрәк ак сакаллы, чандыр гәүдәле, озын буйлы бабай карап тора иде. Ул чиләгемә кулын тыкты да: "Сөбеханалла, эче тулы бодай икән моның! Кызым, бар өеңә кайт, сине анда шатлыклы хәбәр көтә!" - дип, аркамнан сөйде һәм шунда ук юк булды. Мин Чирмешән елгасының сай кичүеннән яланаяк чыгып, бакча артлап кына өебезгә таба элдерттем. Ахылдап-ухылдап, чиләгемне сөйрәп, яр өстенә менеп җитсәм, каршымда алама кыяфәтле карт бүре утыра. Куркуымнан аңымны җуя яздым. Сугыш вакытында авылга урманнан бүреләр төшүе гадәти хәл санала иде. Хатын-кызларның тимер чиләк йә ләгән кагып: "Бүре, бүре, безгә тимә, урманыңа кереп кач!" - дип кычкырулары исемә төште. Мин дә шулай кычкырып, чиләк какмакчы идем, эче тулы башаклы чиләк чыңгылдамый икән бит. Тиз генә чиләгемне сукмакка әйләндереп каплагач, ике күзем дүрт булды: теге бабай дөрес әйткән - эче тулы бодай! Ул хәтле байлык миңа каян килгән? Юмарт бабай, миңа сиздермичә генә, бу хәтле кадерле ризыкны әллә үзенең киң җиңеннән бушатканмы? Йодрыкларым белән бар көчкә чиләккә суга-суга, тамагым карлыкканчы бүрегә кычкырдым. Гомерем бетмәгәнгәдер, нечкә беләкле, үтә дә ябык бәдәнле ун яшьлек балага ташланмады ул, борылып китеп барды. Бодайны тузанлы сукмактан чиләгемә кушучлап тутырып, өйгә кайтып кердем. Ә анда, чыннан да, сөенечле хәбәр көтә иде - әткәйдән хат килгән! Ул каты яраланып госпитальдә яткан булган. Безнең янга кырык җиденче елда гына кайтты һәм барыбызны да Казанга алып китте.
Кич утыручы күршеләрем: "Басуда сиңа Хозыр Ильяс очраган, ач балаларның тамагы туйсын дип, ул ярдәм иткәндер", - диештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев