11 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре иртәнге алтыда ачыла
"Бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе.
-
Беренче кар яуган
Норильскида беренче кар яуган. Шәһәр халкы социаль челтәрләрдә карлы урамнарның фотосурәтләре белән уртаклаша.
-
Сыерның кеше йөзле монстр бозавы туган
Мондый вакыйгалар планетаның төрле почмакларында булгалап тора. Сыер бозаулаган, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында бозау бөтенләй бу терлекә охшамаган. Аның борыны юк, күзләре сәер, гомумән, ул шактый куркыныч күренә. Галимнәр гарип мал тууның ДНК дәрәҗәсендә өзеклек туу нәтиҗәсендә булуына ышана.
-
"Татар кызы" конкурсының финалында Татарстан районнарыннан 12 кыз катнашачак
Җиңүче Татарстан данын Ижевскида узачак "Татар кызы" конкурсының халыкара этабында яклаячак.
-
WorldSkills халыкара эксперты: “Безгә Шанхайда реванш алу бурычы куелды”
Ярышларда катнашучыларның күбесе Россия Федерациясе җыелмасының тренерлар штабын тулыландырачак.
-
Тынгысыз әби
10 сентябрь көнне Шәтке авылында яшәүче Вазиха Хакимовага 95 яшь тулды.
-
КФУда татар телен бушлай укытачаклар
Татарстан башкаласы халкын Казан федераль университетына бушлай татар теле курсларына чакыралар. Гаризаны 12-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.