Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

КФУда татар телен бушлай укытачаклар

Татарстан башкаласы халкын Казан федераль университетына бушлай татар теле курсларына чакыралар. Гаризаны 12-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Теркәлү өчен анкета тутырырга кирәк. 12-нче сентябрьгә кадәр тутырылган гаризаны бастырып чыгарырга (pdf / doc форматын күчереп алырга) һәм паспорт күчермәсе белән Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына түбәндәге адрес буенча алып килергә кирәк: Татарстан ур., 2, 320 бүлмә (3 кат) 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

Анкеталарны теркәү электрон рәвештә генә башкарыла. Тыңлаучылар бары тик гариза һәм паспорт күчермәләре (беренче бит) булганда гына кабул ителә. Анкетада күрсәтергә кирәк: татар телен белү дәрәҗәсе (башлангыч, алдынгы); дәресләр вакыты: кичке – 18.00-20.00; дәресләр көннәре: дүшәмбе һәм чәршәмбе; сишәмбе һәм пәнҗешәмбе.

Укулар башлану турында белдерү сайтта урнаштырылачак.

Дәресләрнең башлануы якынча 16-нчы сентябрьгә планлаштырылган. Уку вакыты - 3 ай; дәресләр үткәрелү ешлыгы - атнага 2 тапкыр. Курслар турында телефон аша тулырак белергә була: (843) 292-68-31.

Курслар тәмамланганнан соң, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, КФУ сертификаты бирелә, дип хәбәр ителә университет сайтында.

Фото: kzn.ru

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев