15 март 2018 яңалыклары
-
Файдалы догалар
Йоклаганда курыккан кеше укый торган дога: Әгузү билләәһи мин газәәбиһи үә шәрри гыйбәәдиһи үә мин һәмәзәәтишшәйәәтыйни үә ән йәхъдүруун. (Сыенам Аллаһка Аның газабыннан, кешеләрнең начарлыкларыннан, шайтаннарның һәртөрле явызлыкларыннан һәм бәйләнүләреннән). Иртән иртүк җиңел торыр өчен укыла торган дога: Иртән кирәк булган вакытта уяныр өчен, йокларга яткач 3 мәртәбә "Аятел-Көрси" укыла....
-
Суны ничә тапкыр кайнатырга ярый?
Суның сыйфатын яхшыртуның төп ысулларының берсе - аны кайнату. Кайнатканда судагы бактерияләр үлә, андагы хлор микъдары кими, су йомшара. Әмма андагы авыр металлар беркая китми. Хлор кисәкчәләре башка элементлар белән реакциягә кереп, зыянлы матдәләр хасил итәргә мөмкин. Суны кат-кат кайнатканда анда организм өчен зыянлы матдәләр концентрациясе арта башлый, ә файдалы...
-
Зөлфәт Зиннуров: "Койма тотмыйм, капкам да юк"
Зөлфәт, күптән түгел бер хата кылдың. Нинди икәнен барыбыз да белә, бу хакта янәдән сүз кузгатасым килми һәм сине хурладылар. Болай булыр дип уйламаган идеңме? - Юк. - Борчылма дип әйтүчеләр булдымы? - Аллага шөкер, яклап чыгучылар күп булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да бу...
-
6 җиңел ясала торган бутерброд
Сырлы париж десерты 1 озын батон, 200 г каты сыр, 3-4 яшел алма, вакланган әстерхан чикләвеге яки миндаль, 4 аш кашыгы майонез, лимон согы, тоз, яшел тәмләткечләр. Юылган алмаларны чистартып, саламлап турарга яки эре угыч аша үткәрергә, каралмасыннар өчен лимон согы сибәргә. Эре угычтан уылган сырны алмага кушып, тоз сибәргә...
-
Татарстан Президенты 46 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. «Татарстан Республикасы - илнең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык - безнең конкурентлы өстенлегебез. Сезнең һәркайсыгыз республика үсешенә саллы өлеш кертте. Сезгә үз эшегезгә бирелгәнлегегез һәм хезмәттә югары казанышларга ирешкәнегез өчен чын...
-
Ана күңеле алдан сизгәнме?
...Наилә апа гомере буе фермада эшләде. Ул елларда колхозларда терлекчелек гөрләп тора иде. Савым сыерлары күп, бозаулар үстерелеп сатыла. Ферма көтүләрен алмашлап икешәр кеше атка атланып көтә иде. Яздан ук фермалар урман авызындагы аланлыктагы җәйләүгә күченәләр. Көненә ике тапкыр савымга йөк машинасына төялеп китәләр, җырлый-җырлый, көлешә-көлешә баралар. Җиләк пешкән чорда,...
-
Чәчәк чәчәр вакыт
Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыр- тыгыз. Аларны 1,5 см. тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан "Фитоспорин" эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны "Фитофторин" яки "Хом"...
-
Теләче Спорт паркын төзү буенча фикер алышулар узачак
16 март көнне 17.00 сәгатьтә «Батыр» спорт комплексында Теләче Спорт паркын төзү буенча фикер алышулар узачак. Дискуссия форматында узачак чарада районыбыз халкы һәм җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президентының Иҗтимагый киңлекләр буенча ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан модераторлар катнашачак. Фикер алышулар барышында Теләче Боз сарае һәм бассейн янәшәсендә урын алачак Спорт...
-
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
16 март көнне 8.00 - 16.00 сәгатьләрдә "Батыр" спорт комплексында урнашкан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Белешмәләр өчен телефон: 21-0-37.
-
Тешен алдырганнан соң, 36 яшьлек хатын үлгән
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Рязань өлкәсендә 36 яшьлек хатын теш алганнан соң, үзен начар хис иткән. Бер тәүлек узгач, кисәк кенә температурасы күтәрелгән. "Ашыгыч ярдәм" табиблары, грипп белән авырый дип, диагноз куйган. Хатынны хастаханәгә алып китмәгәннәр. Шуннан соң, хатын үлгән. Тикшерүчеләр фаҗиганың сәбәпләрен ачыклый. Чыганак: Интертат.ру
-
Якутиядә бер самолеттан 9 тонна алтын төшеп калган.
В четверг транспортный самолет Ан-12 авиакомпании «Нимбус» едва не рухнул сразу после взлета в Якутске: воздушный поток сорвал левую створку грузового люка. Сразу после этого экипаж воздушного судна принял решение вернуться в Якутск и благополучно приземлился в аэропорту Маган в 5 часов утра. Отмечается, что подготовкой Ан-12 к полету занимались...
-
Мөкәтдисә Кыямова 90 яшен тутырды (ФОТО)
15 март көнне Сауш авылында яшәүче Мөкәтдисә Кыямова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән якыннары, авылдашлары, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә район җитәкчеләре тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Язмабыз героена тормышка чыгарга насыйп булмый. Төп нигездә гомер итеп,...
-
Районыбызда һава торышы бозыла
Татарстан синоптиклары көчле буран һәм кар фаразлый. Бу хакта ТРның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Татарстанда һава торышы бозылу бүген кич башланачак, төнлә һәм иртәгә көндез дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә. Җил коньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метр тизлектә. Урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре. Чыганак: Татар Информ
-
Иң тәмле бавыр кәтлите
0,5 кг бавыр, 2 йомырка, 1 стакан он, 1 башлы суган, тоз, яшел тәмләткечләр. Кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырны һәм суганны ваклап бетермичә турарга һәм иттарткыч аша үткшрергә. Фаршка йомырка сытып, тоз һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Аз-азлап он салырга һәм каймак кебек камыр барлыкка килгәнче болгатырга. Май салынган табаны...
-
Алманы кабыгы белән ашау файдалымы?
Алманың файдалы икәнен барыбыз да беләбез. Аны ничек ашау яхшырак? Кабыгы беләнме, пешерепме? Әллә согын эчәргәме? Тулысынча ашарга. Блоай аның барлык витаминнары да керә. Алма кимерү казналыкларны ныгыта, эчәклек эшчәнлеген яхшырта. Кабыгы белән. Алманы кабыгы белән ашарга кирәк. Читтән кертелгән, парафин яки башка саклавыч элпә белән эшкәртелгән алманың гына кабыгын...