Иң тәмле бавыр кәтлите
0,5 кг бавыр, 2 йомырка, 1 стакан он, 1 башлы суган, тоз, яшел тәмләткечләр. Кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырны һәм суганны ваклап бетермичә турарга һәм иттарткыч аша үткшрергә. Фаршка йомырка сытып, тоз һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Аз-азлап он салырга һәм каймак кебек камыр барлыкка килгәнче болгатырга. Май салынган табаны...
0,5 кг бавыр, 2 йомырка, 1 стакан он, 1 башлы суган, тоз, яшел тәмләткечләр.
Кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырны һәм суганны ваклап бетермичә турарга һәм иттарткыч аша үткшрергә. Фаршка йомырка сытып, тоз һәм тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Аз-азлап он салырга һәм каймак кебек камыр барлыкка килгәнче болгатырга. Май салынган табаны кыздырырга һәм 1 аш кашыгы белән камырны салып ике яклап 2-3 минут кыздырырга.
Тәлинкәгә тезеп, яшел тәмләткечләр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев