15 апрель 2017 яңалыклары
-
Теләче урта мәктәбендә зур район ара фәнни-практик конференция булып узды (ФОТОЛАР)
14 апрель көнне Теләче урта мәктәбе базасында "Инновацион укыту чаралары ярдәмендә дәрес үткәрү" темасына фәнни-практик конференция булып узды. Конференциягә Теләче районыннан гына түгел, Арча, Балтач һәм Саба районыннан да укытучылар килгән иде. Ачык дәресләр, мастер класслар башланып киткәнче мәктәп фойесында бик матур концерт булып узды. Укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр...
-
"Оста куллар" фотоконкурсы тәмамланды. Җиңүчеләрне тәбриклибез!
Дуслар, бүген төн уртасында 1 март көнне старт алган "Оста куллар" фотобәйгесе төгәлләнде. Әлеге конкурс сайтыбызда оештырылган бәйгеләребезнең иң колачлыларыннан берсе булды. Без барлыгы 38 конкурсанттан аларның кул эшләре фотоларын кабул итеп алдык. Конкурс сайтны укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, күпләр үзләренә ошаган фотоларга даими тавыш биреп барды. Күп...
-
Баландыш балалар бакчасына йөрүче сабыйлар әтиләре, абыйлары белән сыерчык ояларын ясадылар
Яз җитүгә җылы яклардан безнең "канатлы дусларыбыз" - кошлар әйләнеп кайталар. Дусларыбыз дип атаганбыз икән, димәк аларны шатланып, якты йөз һәм бүләкләр белән каршы алырга кирәк. Ә туган ягына әйләнеп кайткан кошларга иң яхшы бүләк - үз ояң булу. Безнең Баландыш балалар бакчасында атна дәвамында балалар әтиләре, абыйлары белән ясаган...
-
Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында "Үзенчәлекле сыерчык оясы" дип аталган акция үтте
Һәркемгә билгеле булганча 2017 ел экология елы булып игълан ителде. Шушы максаттан чыгып, безнең Теләченең беренче номерлы бакчасында да зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, март аеннан бакчабызда "Үзенчәлекле сыерчык оясы" диеп аталган акция башланды. Аның максаты булып балаларның һәм ата-аналарның кошларның күчеп кайтуына игътибарын юнәлтү, табигатькә сакчыл һәм игътибарлы караш, яшәгән...
-
Балалар спорт мәктәбе педагогик коллективы ГТО нормаларының 1 этап нормативларын тапшырды
14 апрель көнне балалар спорт мәктәбе педагогик коллективы "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларының 1 этап нормативларын тапшырды. 2 этап май аенда булыр дип планлаштырыла.