Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Оста куллар" фотоконкурсы тәмамланды. Җиңүчеләрне тәбриклибез!

Дуслар, бүген төн уртасында 1 март көнне старт алган "Оста куллар" фотобәйгесе төгәлләнде. Әлеге конкурс сайтыбызда оештырылган бәйгеләребезнең иң колачлыларыннан берсе булды. Без барлыгы 38 конкурсанттан аларның кул эшләре фотоларын кабул итеп алдык. Конкурс сайтны укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, күпләр үзләренә ошаган фотоларга даими тавыш биреп барды. Күп...

Дуслар, бүген төн уртасында 1 март көнне старт алган "Оста куллар" фотобәйгесе төгәлләнде.

Әлеге конкурс сайтыбызда оештырылган бәйгеләребезнең иң колачлыларыннан берсе булды. Без барлыгы 38 конкурсанттан аларның кул эшләре фотоларын кабул итеп алдык.

Конкурс сайтны укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, күпләр үзләренә ошаган фотоларга даими тавыш биреп барды.

Күп кенә конкурсантларыбызның кул эшләре укучыларыбызда кызыксыну уяткан, безгә язып, конкурсантлар белән таныштыруыбызны да сораучылар булды. Кемнәргәдер аларның кул эшләре ошаган, сатып алырга теләк белдерә, ә кемнеңдер шундый ук кул эшләре ясарга өйрәнәсе килә.

Шулай итеп, фотоконкурста җиңүчеләрне игълан итәр вакыт та җитте.

1 урынны 2435 тавыш җыеп Алена Сафинаның кул эшләре яулады. Тәбриклибез!

2 урынны 2202 тавыш җыеп Айсинә Нуруллинаның кул эшләре яулады. Тәбриклибез!

3 урынны 2028 тавыш җыеп Рәфидә Ахунованың кул эшләре яулады. Тәбриклибез!

Шулай 1299 тавыш җыеп 4 урын яулаган Гүзәл Федорова веб-редактор Раил Рәшитовның махсус призына лаек булды. Тәбриклибез!

Әлеге конкурс безнең һәм сезнең күңелләрдә тирән эз калдырган бәйгеләрнең берсе булды. Уңган, булган райондашларыбызның шундый матур кул эшләре ясаулары, матурлыкны күрә һәм тудыра белүе күңелләрдә шатлык уята.

Әлбәттә, җиңүче берәү генә була. Әмма сез барыгыз да, хөрмәтле конкурсантлар, зур хөрмәткә лаек, кирәкле һәм файдалы эш белән шөгылләнәсез, алга таба да бу эшегезне туктатмагыз, әйләнә-тирәбезне гүзәлләккә күмегез. Тирә-яктагыларның сезнең кул эшләренә сокланып караулары - ул үзе иң зур бүләк.

Фотоконкурслар укучыларыбыз күңеленә хуш килде. Ә без сенең өчен, сезнең мәнфәгатьләрне истә тотып эшлибез. Апрель ахыры һәм май башында безнең сайтта бер юлы ике конкурс барачак - "Иң матур сыерчык оясы" һәм "Яшел почмак".

Сыерчык оялары конкурсы инде башланып та китте, әлегә конкуска бер фото килде. Әмма без беләбез, күпләрегез бик матур сыерчык оялары ясап элеп куйды. Аларны фотога төшереп безгә дә җибәрегез. Башкалар да сезнең үрнәккә ияреп киләсе елларда канатлы дусларыбызны оялар белән шатландырырлар.

"Яшел почмак" фотобәйгесе исә 20 апрель көнне башланып китәчәк. Әлегә конкурска фотоларны кабул итәбез. Берничә фото килде дә инде. Сезне дә үз өйләрегездәге гөлләрегезне фотога төшереп безгә җибәрергә чакырабыз.

Ихтирам белән, Раил РӘШИТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев