16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Районыбызда бүген“Тоннель“ операциясе үтте
Бүген Теләче районында эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләреТеләче -Шәмәрдән юлының 75нче чакырымында "Тоннель" операциясе үткәрделәр. Юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде. Операция дәвамында барлык машиналар да туктатылды һәм тикшерелде. Нәтиҗәдә 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланды. ЮХИДИнең Теләче бүлеге начальнигы...
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы балалары мультфильм геройларын ясадылар
Бүген мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары күңелле һәм кызыклы мультфильм карадылар "Нечкә бил", "Чебурашка", соңыннан шул мультфильмнар буенча рәсем ясадылар . Елена Сафина
-
Зинира Рамазанова Ризатны ни өчен "килмешәк" дип чит күрүен сөйләгән
Башта елларны бераз гына арткарак чигерик. Әле алар егет белән кыз! Хыял канатларында тибрәнә-тибрәнә Зинира Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына юл тота. «Син Казанга кит, татар җырлары җырла», - ди аңа укытучысы. Әти-әнисе дә аның теләгенә каршы төшми. Төрек чәчәге (исеме шулай тәрҗемә ителә) Салават Фәтхетдинов кафедрасында укый башлый....
-
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы хакында кисәтә
Синоптиклар иртәгә, 17 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанда һәм республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Татар Информ
-
Фасоль һәм бавырдан салат
300 әр г фасоль һәм бавыр 3 кишер 2 суган 2 а.к. атланмай тоз төелгән кызыл борыч 200 г майонез Фасольне бер төн салкын суда тотканнан соң, йомшарганчы пешерергә. Суын саркытып, атланмай салырга. Бавырны пешереп кыздырырга һәм вак итеп турарга. Вак итеп туралган суганны эре угычтан уылган кишер белән бергә...
-
«Мин үземнең кайгы-хәсрәт алып килүче хатын икәнемне аңладым…» [гыйбрәт өчен]
Мин Зөфәргә яратып чыктым. Утыз ел элек булды бу хәл. Ул вакытта матур хыяллар, изге теләкләр белән кавыштык. Әмма бала тугач, арадагы мөнәсәбәтләр әллә нишләде. Зөфәр салгалый башлады. Өйдә әле ыжгырып торган каенана да бар. Бер дә үзебез теләгәнчә яшәп булмады. //Ватаным Татарстан// Кайчак эштән иртәрәк кайтып, ятып та торасым...
-
Выборы Президента Российской Федерации будут самыми открытыми и прозрачными
В Татарстане начинается серия обучающих семинаров для членов территориальных и участковых избирательных комиссий, организованных Центральной избирательной комиссией Республики Татарстан. Особое внимание будет уделено работе с «мобильными избирателями» - гражданами России, находящимися в отпуске, командировке, или проживающих не по месту прописки. Для того, чтобы избиратель смог проголосовать на удобном для него...
-
Казанның бер сәүдә үзәгендә мина куелган дип, 600 кеше эвакуацияләнгән
Бүген сәгать көндезге 11дә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына шалтыратып, билгесез кеше Казанда урнашкан сәүдә-офис үзәгенә мина куелу турында хәбәр иткән. бу хакта Татарстан буена Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр. Полиция хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә вакыйга урынына килеп, бинаны сак астына алган. Хокук сакчылары "Сувар-Плаза"дан 600гә якын кеше эвакуацияләгән....
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты
Бүген Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертында Салават Фәтхетдинов легендар җырчыбызның зур серен ачты - аның чын яшен әйтте. «Әлфия апаның чын яшен мин беләм дә, Зөлфия белә. Бик кызыксынсагыз, әйтербез. Сез белгәне - 85, без белгәне - 89. Киләсе елга аның 90 еллыгын уздырсак -...
-
Теләчең 1нче номерлы балалар бакчасына кунаклар килгән
15 гыйнварь көне, безнеңТеләче беренче номерлы балалар бакчасында, юл йөрү кагыйдәләре, аларны тагын бер кат искә төшереп үтү , белгәннәрне ныгытуга багышланды. Беренче булып өлкәннәр группасы балалары белән , Хабирова Фәридә Фәритовна һәм Фасхетдинова Рәфинә Илдусовна "Юл йөрү әлифбасы лабиринты"диеп аталган юл йөрү кагыйдәләре буенча квест уздырдылар , соңрак Сабирзянова...
-
Физика фәненнән республика олимпиада җиңүчеләре
10 - 12 нче гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физика фәне буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасы узды. Физика фәне олимпиадасында Теләче урта мәктәбе укучылары Р. Мәхмүтшин, Д.Исхаков һәм Б. Гөзәиров,Олы Нырсы урта мәктәбеннән Р. Хазиевлар катнаштылар. Раиль Мәхмүтшин һәм Руслан Хазиев олимпиадада призерлар булды, Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде....
-
Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасы балалары урамда шау-гөр килә
Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү өчен елның һәр фасылын мөмкин кадәр кулланырга омтылалар. Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик ошый, чөнки алар туйганчы таудан шуалар, кардан төрле...
-
Жители Татарстана могут получить архивную справку о зарплате в электронном виде
Справки о подтверждении трудового стажа и о заработной плате из государственного архива с 15 января можно получить в электронном виде в Татарстане. Об этом сообщил на брифинге в Кабинете Министров РТ заместитель министра информатизации и связи РТ Тимур Зарипов. «С 15 января можно подать заявку на получение справок из госархива....
-
Хоккей сөюче райондашларыбызны Теләче Боз сараена чакырып калабыз.
Узган якшәмбедә Теләче Боз сараенда Теләче хоккей лигасы уеннары башланып китте. Турнирда 10 команда катнаша уеннар һәр якшәмбе саен узачак. Хокей сөюче райондашларыбызны әлеге мавыктыргыч уеннарга тамаша кылырга чакырып калабыз.
-
Оешмалар арасында футбол буенча район ярышлары дәвам итә!(Фото)
Кичә "Батыр" спорт комплексында тулы куәткә оешма-предприятиеләр арасында мини-футбол буеча район беренчелеге булды.Уен мизгелләрен фотосүрәтләрдә карый аласыз. Фәнил Нигъмәтҗанов фотосы