16 февраль 2016 яңалыклары
-
Әфганстан сугышында һәлак булганнарны искә алу көненнән радио-репортаж
Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга 15 февраль Әфганстан сугышында катнашкан солдатлар, Әфганчылар көне уңаеннан 16 февраль көнне "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгыраган радио-тапшыруның язмасын тәкъдим итәбез. Тапшыруны Алсу Җиһаншина әзерләде һәм алып барды.
-
Олы Кибәхуҗа авылында гомер итүче Мәрьям әбигә бүген 90 яшь!
Бүген, 16 февраль көнне районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе - Олы Кибәхуҗа авылыннан Мәрьям әби үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Мәрьям әбине хөрмәт итеп районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фәридә Мәүлетхан кызы һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Ирек Гали улы өенә барып...
-
Сабада бүген төнлә янгын чыккан, бер кеше ут эчендә һәлак булган
Бүген, 16 февраль көнне төнге 02:23 сәгатьтә янгын сүндерү бүлегенә БайларСабасының Октябрьск урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр керә. Янгын 120 квадрат метрга тарала. Янгынны сүндерүдә 17 кеше, 8 берәмлек техника катнаша. Янгынны сүндергәннән соң йорт хуҗасының үле гәүдәсе табыла. Фото һәм чыганак: Саба Таңнары
-
Казанда бүген төнлә троллейбус янган
Гадәттән тыш хәл бүген төнлә - 01:36 сәгатьтә, Казанның Дементьев урамында килеп чыкан. Дөрләп янган троллейбусны 40 минут чамасы сүндерергә туры килгән. Коткаручылар янгынны тулысынча 02:13 сәгатьтә генә сүндерә алган. Янгын зыян салган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынга каршы көрәшкә 18 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән....
-
22 февраль көнне район мәдәният йортында "Замана егете" исемле бәйге була
Хөрмәтле дуслар, 22 февраль көнне кичен Теләче мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан күңелле чара - "Замана егете" исемле бәйге оештырыла. Бу бәйгедә районыбызның авылларыннан уңган-булган егетләре катнашачак. Алар сәнгатьтә осталык, җитезлек, мода күрсәтү, тапкырлык буенча сыналачак. Бик күңелле булачак, барыгызны да тамаша кылырга чакырабыз! Бәйрәм кич 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бәясе...
-
Район мәдәният йортында Олы Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре куйган концерт турында (+фотолар)
Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале дәвам итә. 15 февраль көнне район тамашачысы алдында Олы Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Олы Мишә авыл җирлегеннән килеп чыгыш ясаган Фәнүс Хәйретдинов, Рәмис Вәлиев, Илүс Хәкимов, Гөлинә Шәймәрданова, Алинә Нәҗметдинова, Фәрит...
-
Рифат Зарипов: "Мунча ташы" беркайчан да начар була алмый
Юмор остасы, җырчы Рифат Зарипов Казанда үзенең яңа программасын тәкъдим итте дә, хәзер гастрольләр белән Башкортстан якларына чыгып киткән. "Өйдә сирәк булам, улым Исламның әтисен күргәне дә юк, әтисез үсә, 26сы көнне аңа 6 ай булачак, Алла теләсә", - дип шаяртты Рифат. - Рифат, вакытың тыгыз булса да, дустың Рамил...
-
Биш катлы йортта шартлау: үлүчеләр дә бар
Бүген иртән Ярославль шәһәрендә биш катлы йортта шартлау булган. Йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән. Йортта көнкүреш газ шартлаган, диелә. Теракт фаразы кире кагыла. Гадәттән тыш хәл булуыга урынга килгән коткаручылар җимерекләр арасыннан берничә кешене коткара алган. кызганыч, үлүчеләр дә бар. Соңгы мәгълүматларбуенча җимерекләр арасыннан 4 кешенең үле гәүдәсе табылган. Коткару-эзләү...
-
Татарстанга яңгырлы циклон якынлашты, Юлларда көчле бозлавык
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Татарстанда уртача һава...
-
Рөстәм Миңнеханов Горький автозаводында булды
Түбән Новгородка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" холдингы составындагы Горький автозаводында булды. Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады һәм "ГАЗель", "Соболь" автомобильләрен чыгару белән тынышты. Шулай ук ТР Президентына "ГАЗ"ның җиңел коммерцияле автомобильләр, йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр. Инженерлар Рөстәм Миңнехановка автомобильләр җыюның...
-
91 яшьлек карт 211 мең сумыннан колак каккан
Әлеге хәл Яшел Үзәндә булган. 12 февральдә полиция бүлегенә кырыгалдарлар кармагына эләккән 91 яшьлек карт мөрәҗәгать итә. Әлеге карт сөйләвенчә, аның өй телефонына таныш булмаган бер кеше шалтыратып, оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын җиткерә. Әлеге проблеманы җайга салу өчен билгесез зат 211 мең сум акча таләп итә. Оныгына ярдәм итү...