Реклама
Гадәттән тыш хәл бүген төнлә - 01:36 сәгатьтә, Казанның Дементьев урамында килеп чыкан. Дөрләп янган троллейбусны 40 минут чамасы сүндерергә туры килгән. Коткаручылар янгынны тулысынча 02:13 сәгатьтә генә сүндерә алган. Янгын зыян салган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынга каршы көрәшкә 18 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән....
Гадәттән тыш хәл бүген төнлә - 01:36 сәгатьтә, Казанның Дементьев урамында килеп чыкан.
Дөрләп янган троллейбусны 40 минут чамасы сүндерергә туры килгән. Коткаручылар янгынны тулысынча 02:13 сәгатьтә генә сүндерә алган. Янгын зыян салган мәйдан 30 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгынга каршы көрәшкә 18 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Ут кабуның сәбәбе - транспорт чарасының механизмы төзек булмау, диелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз