16 март 2016 яңалыклары
-
Теләче районы фермерлары һәм эшмәкәрләре турында кызыклы фактлар
Теләче - авыл хуҗалыгы районы... Җитештерелгән продукциянең күпчелеге әлеге тармакка карый. Теләчедә хезмәт сөюче халык яши¸ районда фермерлар санының артуы да җиргә¸ хезмәткә булган мәхәббәт турында сөйли. Авылда да гөрләп яшәп була, бигрәк тә хезмәт сөюче, инициативалы райондашларга ярдәм булганда. Мәсәлән, бүгенге көнгә җирлектә төпләнеп, өч һәм аннан күбрәк савым...
-
"Игенче" ширкәтендә язгы кыр эшләренә ничек әзерләнәләр? (журналист тикшерүе)
Яз үзе белән авыл халкына, халыкчан әйтсәк, мең төрле мәшәкатьләр алып килә. Берсен дә читтә калдыра алмыйсың. Чөнки аларның барысы да алыначак уңыш язмышына бәйле. Бүген авыл урамнары гына түгел, басу-кырлары да төс алмаштырып бара. Иртәдән кар яткан урынга төш вакытында килсәң, эреп юкка чыккан була. Әлеге күренеш игенче-механизаторларны әзерлекне...
-
"Ленинград" төркеменең "Экспонат" җырына татарча пародияне тыңлап узыгыз
"Ленинград" төркеме тарафыннан узган ел җырлана башлап, быел клибы төшерелгән "Экспонат" яисә "лабутены" җыры зур шау-шу уяткан иде. YouTube каналы аша аны 56 миллион кеше карады. Татарлар да танылырга уйлады бугай, "Лабутены" җырының татарчасы, дөресрәге пародиясе пәйда булды. "Алабута" дип аталучы җырның аудиоязмасы интернетта пәйда булу белән, анысын да тыңлаучылар...
-
Кичә Казанда бер фура янып беткән (+видео)
Кичә Казанның Себер трактында, "КанАвто" автосалоны янында бер фура яна. Әлеге янгында машина йөртүчесе зыян күрә - аның бер кулы пешә. Янгын сүндерүчеләр янгын белән шактый вакыт көрәшә. Узып баручылар төшергән видеодан күренгәнчә, фураның прицебына ут капкан:
-
12 март көнне Теләче муниципаль хезмәткәрләре Зәйдә узган чаңгы ярышларында призлы урыннар алып кайтты, ә команда 1 урында
12 март көнне Зәй районының "Ялта-Зәй" үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышы буенча кышкы Спатакиадасы үтте. Ярышларда республиканың 43 районыннан 200 якын чаңгычы катнашты. Безнең группада 13 команда чыгыш ясады. Әлеге командалар арасында безнең район командасы 1 урынны яулады. Безнең спортсменнар түбәндәге урыннарны яуладылар: Миннигулов Илдар - 1 урын;...
-
Газинур Фарухшинга юбилеенда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
14 мартта узган гасырның 80-90 нчы еллар эстрадасының иң танылган, популяр җырчысы Газинур Фарухшинга 60 яшь тулды. Зур юбилеен ул Казанның Филармония сәхнәсендә билгеләп үтте. Кичәдә җырчы өчен көтелмәгән яңалык булды: аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Газинур Фарухшинны әлеге зур вакыйга белән котлап, үзенә шалтыраттык. - Газинур абый, бик...