Теләче Информ

Теләче районы фермерлары һәм эшмәкәрләре турында кызыклы фактлар

Теләче - авыл хуҗалыгы районы... Җитештерелгән продукциянең күпчелеге әлеге тармакка карый. Теләчедә хезмәт сөюче халык яши¸ районда фермерлар санының артуы да җиргә¸ хезмәткә булган мәхәббәт турында сөйли. Авылда да гөрләп яшәп була, бигрәк тә хезмәт сөюче, инициативалы райондашларга ярдәм булганда. Мәсәлән, бүгенге көнгә җирлектә төпләнеп, өч һәм аннан күбрәк савым...

Теләче - авыл хуҗалыгы районы... Җитештерелгән продукциянең күпчелеге әлеге тармакка карый. Теләчедә хезмәт сөюче халык яши¸ районда фермерлар санының артуы да җиргә¸ хезмәткә булган мәхәббәт турында сөйли.
Авылда да гөрләп яшәп була, бигрәк тә хезмәт сөюче, инициативалы райондашларга ярдәм булганда. Мәсәлән, бүгенге көнгә җирлектә төпләнеп, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучы 172 авыл кешесенә савым аппаратлары тапшырылды. Крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм аеруча сизелерлек. Фермер 100 сыерга исәпләнгән торак төзеп чыкса, аңа бушлай 20 нәселле тана бирелә. Димәк, берничә айдан алар бозаулый һәм баш саны икеләтә арта дигән сүз. Әлегедәй ярдәмнән файдаланып, аякка нык басып эшләп киткән фермер хуҗалыклары саны бүгенге көндә - 42. Шуларның 11 - сөтчелек, 8 - итчелек, 8 - сарыкчылык, 1 - атчылык, 3 - кошчылык, 1 - умартачылык, 2 - яшелчә үстерү, 1 - җиләк-җимеш, 6 - игенчелек, 1 - наноашлама җитештерү белән шөгыльләнә. Әлеге фермерлар республика һәм федераль программалар ярдәмендә маллар өчен тораклар төзи, кирәкле техника ала. Ә муниципалитет аларны җир кишәрлекләре белән тәэмин итә, кемгәдер - 40, кемгәдер - 100 гектар мәйданда җир бирелә.
Бүген районның крестьян-фермер хуҗалыкларында 723 мөгезле эре терлек бар, аларның 275е савым сыерлары. 2015 елда алар 1,7 мең тонна сөт, 170 тонна ит җитештерүгә ирешкән. Әлеге фермерлар авыл тоткасы булып тора, күпчелеге авыл урамнарын кардан чистарта, булдыра алганча авылга ярдәм итә.

Иң зур ат заводы

Сәгыйть Гыйниятуллин - "Россиянең атказанган фермеры", районда гына түгел, республикада да фермерлык хәрәкәтен башлап җибәргән иң беренче кеше. Хезмәтләре 1990 елда 47 баш мөгезле эре терлек асраудан башлана, 1996 елдан атлар үрчетүгә керешә. Елдан-ел үскән фермер хуҗалыгында бүген 100ләп чиста токымлы гарәп һәм инглиз чабыш атлары бар. Сәгыйть Гыйниятуллинның Теләче читендә 90 гектар мәйданда урнашкан, аерым бер дәүләтне хәтерләткән ат заводы районда гына түгел, республика күләмендә дә иң зурысы.
Иптәше Гүзәл белән өч ир бала һәм бер кыз тәрбияләүче гаиләдә балаларга да кече яшьтән хезмәткә мәхәббәт салынган, олы уллары Ленар бүгенге көндә үз крестьян-фермерлык эшен, төпле тормышын, хезмәтен булдырып яши. Уртанчы уллары - Илдар, Татарстанның иң титуллы көрәшчесе, кече уллары Фирзәр атларга гашыйк, кызлары Гүзәлия дә булдыклы спортсмен. Хезмәт сөючән әлеге гаилә 2008 елда республика күләмендә уздырылучы "Хезмәт династиясе - Татарстан горурлыгы" дип исемләнгән бәйгедә җиңү яулап, иң-иң икәннәрен тагын бер кат раслады.

Күпчелеге - сыер, сарык асрый

Районда оешкан крестьян-фермер хуҗа-лыкларының күпчелеге мөгезле эре терлек асрау белән мәшгуль. Иң нәтиҗәле эшләүче фермерлар рәтендә Үзәктән Юрий Алексеевны атарга була. Аның хуҗалыгында бүген 100 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 50се - савым сыерлары. Агымдагы елның 2 аенда 22 центнер ит җитештергән. Сөтчелек тармагында алдынгы урында баручы эшмәкәр - Югары Мәтәскә авылыннан Рәфыйк Сәләхиев, хуҗалыгында 40 савым сыеры бар, көненә бер сыердан 20,9 литр сөт савыла. Гыйнвар, февраль айларында фермер хуҗалыгында 501 центнер сөт савылган, шуның 496 центнеры тапшырылган. Рәфыйк абыйга фермерлык өлкәсендә күп еллык тәҗрибәсе ярдәмгә килә, ул районда крестьян-фермер хуҗалыгы ассоциациясе рәисе булып тора.
Районда сарыкчылык юнәле-шен сайлаган 8 фермер бар. Шуларның берсе - Төрек-Тәмте авылында иске ферма корылмаларын яңартып, 2012 елда үз эшен башлап җибәргән Рамил Кыямов. Ул ит токымлы "Прекос" сарыкларына өстенлек бирә, алар гади хуҗалык сарыкларыннан зурлыклары белән аерылып тора, берсе-берсе 70-80 килога җитә. Бүгенге көндә хуҗалыгында 319 баш сарык исәптә тора, шуларның 150се ана сарыклар. 2016 елның узган ике аенда 74 бәрән, 9 центнер ит алуга ирешкән яшь һәм нәтиҗәле эшләүче фермер.
Олы Мишә авылыннан Җәүдәт Гасимов та сарыкчылык тармагын күптән сайлаган фермерлар рәтендә, бүгенге көндә хуҗалыгында 305 баш сарык, 130ы - ана сарык. Агымдагы елның ике аенда 10 центнер ит җитештергән. Әлеге фермерлар мисалында, авылда үз эшеңне булдырып, яшәргә була дигән фикерне алга сөрәсе килә. «Эшчән кеше - имәндәй, ялкау кеше - яфрактай», - диләр. Җирлегебездә әлеге мәкальдәгечә имәндәй егетләр булганда, авылларыбыз гөрләп яшәр.

Агросәнәгать паркы эшли

"Максат" дип исемләнгән төзелеш фирмасын булдырган Фидәил Закиров райондагы зур төзелеш объектларын сафка бастыру белән беррәттән, агросәнәгать юнәлешендә дә үзен сынап карарга җыенган эшмәкәр. Үзәк бистәсендә урнашкан ташландык ферма биналарына эшмәкәрнең күзе күптән төшә. Район җитәкчелеге эшмәкәргә йөз тотып, әлеге җирләрне файдаланырга рөхсәт бирә. Биредә Фидәил Закиров башта төзелеш материаллары җитештерү урыны булдырырга тели, ләкин эшне башлагач, төзелеш юнәлешеннән читләшеп, 15 гектар җиргә бәрәңге дә утыртып карарга була, җирнең икенче өлешенә - кәбестә, кишер, чөгендер чәчтерә. Күпләп яшелчәне кайда сакларга дигән сорау тугач, ул тагын бер бинага, яшелчә саклау өчен дип, ремонт ясата. 3 мең тонна яшелчә саклап булырдай бина барлыкка килә. Әлеге проектны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы да хуплап ала һәм ярдәм йөзеннән 1 млн. 900 мең сумлык субсидия бүлеп бирә. Хәзерге вакытта эшмәкәр биредә юылган яшелчәләрне төрү буенча линия ачарга исәпли. Ул үзе үстергән яшелчәләр белән районның күпчелек бюджет оешмаларын тәэмин итә, ярминкәләрдә актив катнаша. Ә юылган һәм төрелгән яшелчәләрне әлеге оешма республика һәм Россия базарына да чыгара алачак. Район башлыгы Илдус Зарипов белән киңәшләшеп, Фидәил Закиров әлеге җирдә агросәнәгать паркы оештырып җибәрергә уйлый. Шулай итеп, 2015 елның 15 апрель көнендә район советы депутатлары "МАКСАТ" Агросәнәгать паркы" статусын раслый. Әлеге яшь оешмада хәзерге вакытта инде 4 резидент эшли. Агросәнәгать паркының максаты - авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм эшкәртү, бу юнәлештә инновацион технологияләр кертү, оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә эш җиһазларын яңартуда методик ярдәм күрсәтү.
Шулай ук хәзерге вакытта «МАКСАТ» Агросәнәгать паркы» шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән дә эш алып барырга җыена. Район җитәкчелеге белән уйланган әлеге
инициативаны Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та хуплады. Җире булган гади авыл кешесен җәйге чорда ашлы-эшле итәргә ниятли эшмәкәр.
«Хәзерге вакытта авыл кешесе җир эшеннән бизеп килә, бәрәңгесен дә үзенә җитәрлек кенә утырта да, җиренең калган өлешенә печән чәчә, авылда җирләр бер файдасыз ятарга тиеш түгел дип саныйм мин, шуңа да без авыл кешесен җир эшенә янәдән тартырга телибез. Эшнең асылы шунда - без авыл кешесенә яз көне утырту өчен бушлай бәрәңге симәнәсе, яшелчә орлыклары, ашлама бирәбез, кирәк булса, җир эшкәртергә булышабыз. Хуҗалыклар моның өчен, көз җиткәч, җыеп алган уңышны безгә сатарга тиеш була», - дип сөйли Фидәил Закиров. Әйе, кеше бәрәңгене күпләп утыртмый хәзер, сәбәбе дә гади - көзен сатып алучы табу кыен, ә агросәнәгать паркы белән берләшеп эшләгәндә, үстергән продукциягә гарантияле сатып алучы була. Планнары грандиоз эшмәкәрнең. Аларны тормышка ашырып, район халкына файда китереп, максатларына ирешеп эшләргә язсын «МАКСАТ» Агросәнәгать паркы»на.
Рәфилә Шәмсетдинова
Илнар Ханипов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: