18 октябрь 2018 яңалыклары
-
“Татарча диктант”ны онлайн язып булачак
Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн язарга була, диде Тәбрис Яруллин.
-
Керчьтагы фаҗигадән соң Татарстан уку йортлары куркынычсызлыгын өстәмә тикшерәчәкләр
Республика мәгариф оешмаларына видеокүзәтү камерасын һәм куркыныч туганда чакыру төймәләрен системалы төстә урнаштырып торалар.
-
Татарстан Гидрометеоүзәге республикада томан төшүе турында кисәтә
Республикада һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә.
-
Динә Гайзатуллина Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү яклы
Россия Яшьләр хөкүмәте ассоциациясе рәисе “Россиянең бөек исемнәре” проекты илнең бөеклеген гәүдәләндерә диде.
-
«Рубин» футбол клубы ике елга Еврокубокларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде
Моның сәбәбе – клубның узган сезонда финанс fair-play кагыйдәләрен үтәмәве.
-
Теләче балалары Санкт- Петербург шәҺәрендә сәяхәттә булып кайттылар
13 октябрьдә республикакүләм“Туган як экология”се конкурсында җиңүчеләр Санкт- Петербург шәҺәрендә сәяхәттә булып кайттылар. Сәфәр иң яхшы экологик проект өчен Теләче 1нче балалар бакчасы командасына беренче урын өчен бүләк булды.
-
Теләче урта мәктәбе укытучылары “ Ел укытучысы” конкурсында катнашалар
16 нчы октябрьдә Теләче урта мәктәбе укытучылары Е.Я. Нуртдинова һәм И.Х. Алексеева “ Ел укытучысы” профессиональ конкурсында катнашалар
-
18 октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында район беренчелегенә өстәл теннисы ярышларының НӘТИҖӘЛӘРЕ
18 октябрь көнне “Батыр” спорткомплексында район беренчелегенә өстәл теннисы буенча 2006-2007 елгы, 2008 нче елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында, халыклар бердәмлеге көненә багышланган район ярышлары узды. Ярышта барлыгы районның 5 мәктәбеннән 47 укучы катнашты.
-
Казанда яңа парковка урыннарын әзерләү эшләре бара
Казанда яңа муниципаль парковкаларны әзерләү эшләре бара. Алар урам-юл челтәренең 41 өлешендә оештырылачак – Казанда парковкалар саны 1185-кә артачак. Яңа парковкалар 1 ноябрьдән эшли башлый, ә әлегә билгеләнгән урыннарда юл билгеләре һәм паркоматлар урнаштырыла, юл тамгалары салына.
-
Авылда яшәүчеләрне яңа салым көтә
Дәүләт казнасын тулыландыру өчен, өстәгеләр тагын бер чара уйлап табарга җыена. Яңарак кына пенсия реформасы белән шатландырганнар иде. Инде менә тагын яңалык –Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыкларында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты кертелгән.
-
"Казан ЭКСПО" Россиянең күргәзмә комплекслары бишлегенә керергә дәгъва кыла
Идел буендагы иң зур күргәзмә үзәге 2019 елның августында WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәк.
-
Кишер суының файдасы (морковный сок)
Кишер суы бик файдалы. Ул бөтен организмны нормаль хәлгә китерә. Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины (организмга гаять файдалы, аеруча күзләр өчен) күп.
-
Тәмәке ерагая
Тәмәке тартуга каршы көрәшнең яңа ысулын уйлап тапканнар. Илнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тәмәке кабы тышындагы тамгаларны һәм рәсемнәрне алырга киңәш иткән. Күзне кызыктырып тормасыннар! “Әле күптән түгел генә Россия тәмәкене иң күп тартучы илләр исемлегендә иде. Тәмәкегә каршы законнар кабул ителү нәтиҗәсендә, россиялеләр арасында тәмәкечеләр саны 20 процентка кимеде”, – дигән министр.
-
Казанда яшәүче бер ханым ябыгырга килгән клиникада үлә [видео]
50 яшьлек хатын-кыз Казанның шәхси клиникаларының берсенә ябыгырга дип килә, һәм 2017 елның 14 сентяберендә үлә. Тикшерүчеләр медицина документларыннан кала, күзәтү камерасына төшерелгән видеоларны да өйрәнә. Видеода куркыныч кадрларны күрергә мөмкин.
-
“Яшисе килми башлады” – Данир Сабиров бозымнан ничек котылуын, Тямаев белән конфликт, балаларын татарча өйрәтүен сөйли [видео]
Данир Сабиров ТМТВ телеканалына биргән зур интервьюда шәхси тормышы һәм иҗатына кагылышлы күп кенә кызыклы сорауларга җавап бирде. Хатынының әнисе белән мөнәсәбәтләре ничек булуы, беренче миллионын кайчан эшләве, бозым белән күз тиюдән ничек котылуы, колакларына ни сәбәпле операция ясатуы, эстрадада кемнәр белән конфликтка керүе – бу һәм башка серләрне видеоинтервьюдан Татар-тудей хәбәрчесе ачыклады.