Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казанда яңа парковка урыннарын әзерләү эшләре бара

Казанда яңа муниципаль парковкаларны әзерләү эшләре бара. Алар урам-юл челтәренең 41 өлешендә оештырылачак – Казанда парковкалар саны 1185-кә артачак. Яңа парковкалар 1 ноябрьдән эшли башлый, ә әлегә билгеләнгән урыннарда юл билгеләре һәм паркоматлар урнаштырыла, юл тамгалары салына.

Моннан кала, муниципаль парковкаларда түләү барышын тикшереп торачак фото-видео теркәү өчен программа-аппаратлы комплекслы автомобильләр алынды. Әлеге парковкаларда машинаны 1 сәгатькә калдыру 50 сум тәшкил итәчәк, түләмәгән очракта штраф зурлыгы 2500 сум була.

Искәртергә кирәк, 1 ноябрдән муниципаль парковкалардан файдалануның үзгәртелгән кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Төрле мәйданчыкларда тариф дифференцияләнә. Мәсәлән, Театр, Ирек Мәйданы, Профессор Нужин урамнарындагы парковкалар өчен түләү – сәгатенә 100 сум; Профсоюз, Жуковский, Гоголь, Япеев, Щапов, Лейтенант Шмидт, Кави Нәҗми, Муса Җәлил урамнарында – 70 сум; Борхан Шаһиди һәм Курашов урамнарында – 30 сум.

Муниципаль парковканы түбәндәге ысуллар белән түләп була: 3116 кыска номерына смс-хәбәр җибәрү, паркомат аркылы, дип хәбәр итә Транспорт комитеты. Хәзерге вакытта шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Казан паркингы” боты аркылы һәм “Яндекс деньги” һәм “Сбербанк онлайн” аша парковка счетларын тутыру юллары белән дә парковка өчен түләп була.

Үзгәрешләр инвалидлар өчен урыннарга да кагыла. Хәзерге вакытта муниципаль парковкаларда 10% урын I һәм II төркем инвалидлар өчен бүленгән. 1 ноябрьдән “инвалид” билгесе астында III төркем инвалидлар да машиналарын калдыра алачаклар. Моннан кала, автомобиль билгеләрен бирү тәртибе дә үзгәрә, хәзер аларда инвалид турында мәгълүмат язылачак (Исем-фамилиясе, туу вакыты, инвалидлык белешмәсенең сериясе һәм номеры, инвалидлык төркеме һәм гамәлдән чыгу вакыты). Аларны гариза буенча медик-социаль тикшерү бюросындаалырга мөмкин. Шулай да, әлеге автомобильләр түләүле урыннарда калдырылган булса, алар өчен түләргә кирәк булачак. Башка автомобильләргә инвалидлар өчен урыннарны алырга тыела. Моның өчен 5000 сум күләмендә штраф каралган.

Фото:pixabay.com

https://www.kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев