20 февраль 2018 яңалыклары
-
22 яшьлек Сочи кешесе, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган
Сочи кешесе якыннарының тормышын өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. Полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең...
-
Юбилярны район җитәкчеләре котлады
19 февраль көнне Теләче авылында яшәүче Гатифә Ахкамова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары гына түгел, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә район җитәкчеләре дә тәбрикләде. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге программаны финанслау узган елгы дәрәҗәдә калачак. Татар Информ