20 февраль 2018 яңалыклары
-
Улы да, әнисе дә янып үлгән...
Каратун авылы, Гагарин урамындагы 19йортның бер дивары гына исән калган. Өй дә юк, шул өйдә яшәүче Җәүһәрия апа белән аның улы Марат та юк... Бердәнбер котылып калган кеше - Җәүһәрия апаның кызы Эльвира. Тәрәзәдән көчкә сикереп чыгып өлгергән. Әмма энесе дә, әнисе дә чыгып өлгермәгән. Янгын узган атнада шимбә көнне...
-
Хезмәттәшебезгә “ТР Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеме бирелде
Татарстан Президенты Указы нигезендә массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең баш мөхәррир урынбасары Нигъмәтҗанов Фәнил Нәҗип улына "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Хезмәттәшебезне әлеге дәрәҗәле исеме белән ихластан котлыйбыз һәм алга таба да иҗат уңышлары телибез....
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы педагогы “Иң яхшы тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәре"конкурсында катнашты
19 февраль көнне Балтач районында "Иң яхшы тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәре" дип исемләнгән республика күләм һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Әлеге конкурста безнең педагог-психолог Баева А.Г. "Иң яхшы педагог-психолог" номинациясендә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. Елена Сафина
-
Чүлмәктәге гөмбәле пилмән рецепты
3 чүлмәккә: 500 г пилмән, 300 г шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, тоз, борыч, укроп, яшел тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае. Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Юылган гөмбәне шакмаклап турарга. Чүлмәккә кыздырылган суган, гөмбә салып, тоз сибәргә. Чүлмәкнең 2/3 өлеше тулырлык итеп (якынча 10-15)...
-
«Ак Барс» хоккей клубы әләме космоста булды
«Союз МС-07» космик корабы командиры Антон Шкаплеров «Ак Барс» хоккей клубы әләмен космоска алып китте. Бу хакта Казан командасының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Халыкара космик станциягә чираттагы экспедиция 2017 елның 17 декабрендә старт алды. Ак барс сурәте төшерелгән байрак Җир орбитасына Халыкара космик станциянең 55 нче экспедициясендә катнашучылар белән бергә...
-
СОҢГЫ СЕЛФИ ҺӘМ ХУШЛАШУ СҮЗЛӘРЕ… /ФОТО, ВИДЕО/
Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар. Әлеге видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы...
-
Авыл җыеннарында янгын күзәтчелеге бүлекчәсе узган елгы эшкә нәтиҗә ясады
Статистика күрсәткәнчә районыбызда чыккан янгыннарнын 90 проценттан куберэге торак секторга туры килә. Мәсәлән, узган 2017 елда барлыгы 14 янгын чыгу очрагы теркэлеп шуларнын 13 е - торак секторда чыккан. Алардан килгән зыян якынча 15 миллион сум тәшкил итә. Янгыннарда 2 кеше һәлак була. Авыл жирлеклэре буенча чыккан янгыннарнын санын сез...
-
Намазлы тормыш – бәхетле тормыш
Диләрә (исемнәр үзгәртелде - авт.) Чаллыда татар теле укыта. Алты ел буе бер егет белән йөри. Егет авылдан. Диләрә аны ошатып йөрсә дә, телендә гел бер сүз: «Мин авылга кайтмыйм». Йөреп-йөреп тә, кызны авылга кайтырга күндерә алмагач, егет башкага өйләнә. Дөресе, аны өйләндерәләр. Диләрә егетен бик көтә. Аның өйләнүен бик...
-
Гыйниятуллин Сәгыйт Шәрифулла улы ТР корэш федерациясенен Рәхмәт хаты белэн булэклэнде
Гыйниятуллин Сәгыйт Шәрифулла улы милләтебез алдындагы олы хезмәтен искә алып, татар халкынын физик культурасының йөзек кашы - татарча көрәшебезне үстерүдәге зур эшләре очен Татарстан Республикасы корэш федерациясенен Рәхмәт хаты белэн булэклэнде.
-
КӨЧЛЕ ТАВЫШ ИНСУЛЬТ КИТЕРЕП ЧЫГАРА
Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә икән....
-
О ПРОВЕДЕНИИ ОПЕРАЦИИ “ЖИЛИЩЕ-2018”
Учитывая, что в 2017 году в районе произошло 14 пожаров с материальным ущербом более 15 млн. рублей и на основании Федерального закона от 21.12.1994 года № 69-ФЗ "О пожарной безопасности", в целях предупреждения пожаров в жилом фонде и гибели на них людей от имени Руководителя Исполнительного комитета за № 18...
-
“ Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе кем булыр?
17 февраль көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында әлеге бәйгенең икенче этабы үтте. Анда районнан ,татар телен яхшы белгән, иҗади яктан сәләтле иң матур 7 кыз катнашты. Кичәне кызлар матур күлмәкләрдән дефиле белән башлап җибәрде, шуннан соң интеллектуаль турда төрле сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар оялып тормады - үз белемнәрен,...
-
Шармыш авыл клубында “Әкият урманында кунакта” дигән тамаша узды.
18 февраль көнне Шармыш авылында Май чабу бәйрәмен уздырдылар. Программада атларда йөрү, чана шуулар, жыр-бию, өйдэн өйгэ котлап йөрүләр бар иде. Чарага килгән һәр кеше тәмле коймак һәм кайнар чай белән сыйланды. Соңнын авыл клубында "Әкият урманында кунакта" дигән тамаша узды. Елена Тарасова
-
Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелгән милли көрәш ярышының нәтиҗәләре
2018 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорт комплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында һәм 2000 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәше буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. Барлыгы 111 мәктәптән 126 укучы...
-
Теләчелеләр Фатих Хөснине искә алу кичәсендә катнашты
Казан шәһәрендә "Тукай" клубында Татарстан әдәбиятенең классигы, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда райондашларыбыз да катнашты. Кичәдән фоторепортаж Эльмира Әхмәтҗанова фотосы