"Балалар-тормыш гөлләре", - дибез. Шул гөлләр сау-сәламәт, көләч йөзле булып үссен өчен, без олылар барысын да эшлибезме?
Районыбызның иң зур авылларының берсе Шәткедә хәзерге вакытта балалар 1960 нчы елда ук төзелгән балалар бакчасына йөри. Карап торышка ук иске генә йортны хәтерләткән бу бинага төгәл 55 ел.