Райондашыбыз Илдар Гыйниятуллин - Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә танылган көрәшчеләрнең берсе. Милли көрәш, билбау көрәше буена Россиянең спорт остасы, республика, илкүләм ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе, авыл, район Сабантуйлары батыры күптән түгел тагын бер мактаулы исемгә лаек булды.
Физкультурачылар көне уңаеннан Казанга РФ Спорт министры Виталий Мутко килеп, Җиңү...