27 август 2015 яңалыклары
-
27 август 2015 - 18:13Теләченең Магистраль урамында азык-төлек кибете ачылдыКуптән түгел Теләченең Магистраль урамында, ягъни яңа төзелеп килүче йортлар янында азык-төлек кибете ачылды. "Ипи алырга да Теләче үзәгенә барырга кирәк була иде. Хәзер аллага шөкер, кибет янәшәдә генә",-ди сатып алучылар.
-
27 август 2015 - 18:03“Интерактив уен” җиңүчесе- Флера апа"Теләче" радиосы дулкыннарында атнаның һәр чәршәмбе көнендә "Интерактив уен" эфирга чыга. Бу көнне уенда катнашып, төрле үзенчәлекле бүләкләр отарга мөмкин. Узган чәршәмбе радиотыңлаучыларыбыз арасында үлчәү уйнатылды. Әлеге бүләкнең спонсоры Үзәк авылында урнашкан «ЧП Гильмуллин» кибете булды. Җиңүче дип Теләче авылыннан Флера апа танылды. Чын күңелдән котлыйбыз! ,
-
27 август 2015 - 17:13Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда Теләче районы мәдәният йортында узды. Укытучыларның быелгы олы форумы искиткеч зур оешканлык белән барды. Төрле бәйге-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган балалар чыгышы, укучыларның, укытучыларның кул эшләре күргәзмәләре һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
27 август 2015 - 12:30Халыкны кабул итәчәк29 август көнне район халкын РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов кабул итәчәк. Кабул итү 13.30 сәгатьтә район хакимияте бинасында башланачак. Белешмәләр өчен телефон: 21-0-37
-
27 август 2015 - 12:062015 ел урагы төгәлләнү алдындаРайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 27 август көнне алынган мәгълүматлар караганда, районда 22042 гектар мәйданда игелгән бөртеклеләрнең (шуның 150ы гектары кукуруз культурасы) 17260 гектардагысы (79%) җыеп алынды. Иген чыгышы һәр гектардан 20,8 центнер тәшкил итә.