1 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген районда игеннәрнең 15% ын гына җыеп аласы калды. Җаваплылыклары чикләнгән "Игенче", "Алан", "АгроЛак" ширкәтләре төгәлләде инде. Һәр гектардан уртача иген чыгышы район буенча 21,1 центнер тәшкил итә. "Алан"да бу күрсәткеч 30,1, "Игенче"дә 25,2, "АгроЛак" та 19 центнер