3 сентябрь 2015 яңалыклары
-
3 сентябрь 2015 - 13:06Теләчегә атаклы спорт остасы, Владислав Третьяк киләчәкБүген Теләчедә зур кунак- РФ хоккей Федерациясе президенты, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Александрович Третьяк килүе көтелә. Владислав Третьяк-талантлы совет хоккеисты, капкачы, тренер. Ул Теләче дә "Батыр" спорткомплексында булып, хоккейчылар белән очрашачак.
-
3 сентябрь 2015 - 13:00Соңгы гектарлар сугылаТотрыксыз һава торышы игенче механизаторларыбыз-ның хезмәтен бермә-бер авырлаштыра. Шуңа да карамастан, аз гына кояш карауга эшкә тотына комбайнчыларыбыз, коры көннәрнең кадерен белеп калырга тырышалар. Җаваплылыклары чикләнгән "Тукаш", "Нирус" ширкәтләре, ачык типтагы "Теләчеагрохимсервис" акционерлык җәмгыяте, "Сөт иле-Теләче" агрофирмасы басу-кырларында суктырып аласы мәйданнар бар әле.
-
3 сентябрь 2015 - 12:51Паркта тагын бәйрәм5 сентябрь, шимбә көнне район үзәк ял паркында янәдән бәйрәм итәчәкбез. Республикабызда игълан ителгән Парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылган тамашага сез дә килми калмагыз. Биредә бәйрәм концерты, төрле спорт ярышлары уздырылачак, гомумән, бик күңелле булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Башлана 16.00 сәгатьтә, район үзәк ял паркына рәхим итегез!
-
3 сентябрь 2015 - 12:36«Инстаграм» сервисы өзеклекләр белән эшли«Инстаграм» сервисы эшенә карата шикаять белдерәләр. челтәр бөтен дөньяда өзеклекләр белән эшли. Шикаятькә каршы җавап та алынды. "Без кайберәүләрнең "Инстаграм"ы начар эшләү хакында беләбез һәм проблеманы хәл итү өстендә актив эшлибез. Түземлелегез өчен рәхмәт", - диелгән "Инстаграм"ның "Твиттер"дагы рәсми блогында. Интертат.р
-
3 сентябрь 2015 - 12:32Казанда - Көзге сабантуйВ парке Универсиады напротив Дворца земледельцев состоится праздник, посвященный Дню парков и скверов В субботу, 5 сентября с. г., в парке Универсиады на берегу Казанки, напротив Дворца земледельцев, состоится мероприятие, посвященное Дню парков и скверов. Гости мероприятия смогут окунуться в атмосферу праздника, совершить незабываемую конную прогулку по тропинкам парка, а...
-
3 сентябрь 2015 - 12:3027 сентябрь көнне айга карамый калмаБу вакытта ай җиргә максималь төстә якынлашкан булачак. Ай кешеләргә 14-30 процентка зуррак булып күренәчәк. Мондый күренешне астрологлар супер ай тотылуы дип атыйлар. Мондый хәл узган гасырда биш тапкыр күзәтелгән. Соңгы тапкыр 1982 елда булган. 27 сентябрь көнне әлеге уникаль күренешне күрми калучылар, аны бары 2033 елда гына күрә алачак,...
-
3 сентябрь 2015 - 12:28Килененә пычак кадаган 59 яшьлек каенананы хөкем иттеләрБуа районының Адав-Толымбай авылында апрельдә үз өендә килене белән икесе арасында низаг чыгып, аны яралаган 59 яшьлек каенанның суд карары буенча 6 айга иреге чикләнәчәк. Ул үзара ызгыш вакытында, авырттырырга теләп, пычак алып килененең күкрәк өлешенә, сул кулына кадый. Нәтиҗәдә, киленнең сәламәтлегенә җиңелчә зыян килә. Каенана үз гаебен тулысынча таныды,...
-
3 сентябрь 2015 - 11:49Кукмарада мөгезборын сөяге табылганКукмара районынының Иске Каенсар авылында су буенда зур гына сөяк тапканнар. Әлеге табылдык сөякне Казанның милли музеена алып барганнар. Галимнәр аны моннан 10-14 мең еллар элек яшәгән мөгезборынның бот сөяге, дип әйткәннәр. Әлеге сөякнең озынлыгы 39, ә киңлеге 20 сантиметр икән.
-
3 сентябрь 2015 - 11:46Хатынның ни сәбәпле вафат булуы әлегә кадәр сер булып калаБер ир Казанда кеше фатирында яши торган була. Ир үзе яшәгән фатирга кайтып кергәч, әлеге фатир хуҗасы булган хатын-кызның үле гәүдәсенә тап була. Күрәсең, ханым квартирант өйдә юк чакта үз ачкычы белән фатирны ачып кергән. Ләкин менә бу хатынның ни сәбәпле вафат булуы әлегә кадәр сер булып кала. Хәзерге вакытта...
-
3 сентябрь 2015 - 11:42Бүген Чаллыда бер машинага ут капканЗыян күрүчеләр бар. Бүген иртәнге сәгатьләрдә ГЭС бистәсендә "Рено Дастер" машинасына ут капкан. Янгын нәтиҗәсендә машина эчендә булган 3 кеше зур зыян күргәннәр. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илкәннәр.
-
3 сентябрь 2015 - 11:38"Домодедово" аэропортында янгын чыккан3 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Бүген иртән Мәскәүнең "Домодедово" аэропортының подвал этаждагы багаж бүлегендә янгын чыккан. 3 нче катта төтен таралу сәбәпле тиз арада кешеләрне эвакуациялиләр һәм янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Биредә барлыгы 17 сугышчан расчет, 60 янгын сүндерүче, коткаручы эшләгән. Хәзерге вакытта 10 кв.м мәйдан биләгән янгын сүндерелгән.