23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
23 сентябрь 2015 - 19:35Салондагы кешенең башы һәм куллары өзелгән.Кичә шул ук М-7 трассасының Питрәч районына караган юлында өч кешенең үлеменә китергән юл һаләкәте булган. ВАЗ-2110 машинасының йөртүчесе руль белән идарә итә алмыйча, каршы як полосага чыга һәм "Лада Ларгус" машинасы белән бәрелешә, соңыннан FOTON грузовигына килеп бәрелә. Юл һаләкәте нәтиҗәсендә ВАЗ 2110 ның йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук...
-
23 сентябрь 2015 - 19:30Җырлый гына башлаган идең бит, Әтнә кызы!"Кеше китә, җыры кала." Кемнең дә үлү хәбәрен ишетүгә: якын кешеңме ул, аз гына танышыңмы яки үзең укытып чыгарган укучыңмы әнә шул юллар күңелгә килә. Әйе, "җырлары җырлана" гына башлаган иде шул баланың. Яше дә бит 19 да гына иде. 14 сентябрь иртәсендә авыр юл һәлакәтендә чәчәк кебек бала, яшәргә,...
-
23 сентябрь 2015 - 19:01Дүрт кеше тән җәрәхәте алганКичә көндез М-7 трассасында бензины бетү сәбапле, "ВАЗ-2114" машинасы туктап кала. Йөртүчесе этеп юл кырыена чыгарган вакытта, "ундүртле"гә алдагы фураны узып китеп баручы" КАМАЗ " килеп керә. Җиңел машинада шофердан тыш, аның хатыны һәм ике баласы да була. Дүртесе дә җитди травмалар белән хастаханәгә озатылганнар. "КАМАЗ" йөртүчесенең дә аяклары кысылган,-...
-
23 сентябрь 2015 - 18:47Бүген Гарәфә көнеКорбан бәйрәменнән алдагы көн - изге, мөбарәк көн. Быел гарәфә көне 23 сентябрьгә туры килә, дип аңлата Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Гарәфә көне турында Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Гарәфә көнне тоткан ураза ике еллык гөнаһларны, Гашура көнне тоткан (мөхәррәм аеның унынчы көне) ураза бер еллык гөнаһларны сөртә", - дигән. Шуның өчен күп...
-
23 сентябрь 2015 - 18:25Балалар өчен дини-викторина узаИртәгә, 24 нче сентябрь көнне сәгать 13,00 дә Теләче авылы Ихлас мәчете каршында балалар өчен Корбан гаете уңаеннан дини викторина узачак. Барыгызны да балаларыгыз, оныкларыгыз белән әлеге викторинада катнашырга чакырып калабыз. Күп төрле уен-конкурслар, бүләкләр булачак.
-
23 сентябрь 2015 - 09:39Татарстан Кроссы - 201526 сентябрь көнне район үзәге - Теләчедә «Татарстан Кроссы - 2015» узачак. Биредә өч төркем - 16 яшькә кадәр егет-кызлар, сәламәтлекләре чикле гражданнар, 16 яшьтән өлкән ир-ат һәм хатын-кызлар ярышачак. Регистрация - 11.00-12.00, ачу тантанасы - 12.00 сәгатьтә.
-
23 сентябрь 2015 - 09:384 яшьлек сабыйда – яман шеш…Теләче районының өченсе номерлы «Шатлык» балалар бакчасы үзләрендә тәрбияләнүче, уртанчы төркемгә йөрүче Шәйхетдинов Нәфискә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәфискә хәзерге вакытта 4 яшь, табиблар аңа - баш мие яман шеше диагнозы куйды. 8 сәгать дәвамында узган беренче опреция 4 сентябрь көнне булды, хәзер тагын операция булырга тиеш. Бу - авыруны...
-
23 сентябрь 2015 - 09:32Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕМөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...
-
23 сентябрь 2015 - 09:26Киләсе ел уңышына нигез салынаТабигатьтә көз, көзнең дә иң матур мәле - әбиләр чуагы хакимлек итә. Һава шартларының уңай торуы җир кешеләренә, авыл - хуҗылыгында хезмәт куючыларга җир эшләрен тыныч күңел белән башкарырга мөмкинлек бирә.
-
23 сентябрь 2015 - 09:22Теләчелеләр сайлау алдында: соцпакетмы, акчамы?Алдан ук шуны искәртик, әгәр дә билгеле бер ташламаларга ия булган кеше 2016 елда социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2015 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп, бу хакта гариза калдырырга тиеш. 2015 елда социаль пакет алучыларга гариза язарга кирәкми. Социаль пакеттан баш тартырга теләгән очракта да Пенсия фондына...