12 октябрь 2015 яңалыклары
-
12 октябрь 2015 - 12:16Теләче районы "Тукаш" хуҗалыгында ике тана югалганБу ялларда Теләче районы җаваплылыгы чикләнгән Тукаш хуҗалыгында ике тана юклыгы ачыклана. Хәзерге вакытта таналарны эзләү һәм тикшерү эше бара. Таналарның урланган булулары да инкарь ителми.
-
12 октябрь 2015 - 12:08Теләчедә ун баш сарык урлаганнарКорбан бәйрәме узуга ук Теләче районы Төрек-Тәмте авылында урнашкан бер крестьян-фермер хуҗалыгыннан билгесез затлар ун баш нәселле сарык урлап чыкканнар. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре бара. Бу факт буенча мәгълүмат белүчеләр булса, район полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала.
-
12 октябрь 2015 - 12:05Ялган акчадан ничек сакланырга?Соңгы елларда Татарстанда әйләнештән алынган ялган акча күләме кими бара. Шулай булуга да карамастан, республиканың Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Тиешле кагыйдәләрне үтәгән очракта ялган акча ясаучылар тозагына эләгүдән сакланып калырга мөмкин. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз аенда акча әйләнешеннән барлыгы 600гә якын...
-
12 октябрь 2015 - 11:59Теләче районы баш җәмәгать судьясы Айрат Гарипов лаеклы ялга киттеТеләче муниципаль районы баш җәмәгать судьясы Айрат Хәкимҗан улы Гарипов узган атнада лаеклы ялга китте. Озак еллар дәвамында суд системасында куйган фидакарь, намуслы һәм район халкына күрсәткән игелекле хезмәте өчен районның баш җәмәгать судьясы Айрат Хәкимҗан улы Гарипов Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Районыбызның олы бүләген иясенә...
-
12 октябрь 2015 - 11:57Мамадышта авыл җирлеге башлыгы мунчада ис тиюдән үлгәнБүген төнлә Мамадыш районының Түбән Ушма авыл җирлеге башлыгы Дамир Гарипов вафат булган. Рәсми фаразлар буенча 28 яшьлек ир-атка мунчада ис тигән. Аны район үзәк хастаханәсенә реанимация бүлегенә озаталар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Дамир Гарипов гаилә корырга да өлгермәгән, балалары юк. Авыл җирлеге башлыгы булып быелның сентябрь...
-
12 октябрь 2015 - 11:07Теләчедә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан зур тантана уздыУзган җомгада Теләче район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан зур тантана булды. Әлеге бәйрәмдә районыбызның бертөркем алдынгы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
12 октябрь 2015 - 10:59Грипп соңарып киләРоссиядә соң һәм куркынычлыгы буенча уртача бәяләнүче грипп эпидемиясе көтелә. Грипп эпидемиясе декабрь-гыйнварда башлана һәм ул гадәти генә булачак. Бу хакта Санкт-Петербургның гриппны Фәнни-тикшеренү институты белгечләре хәбәр итте. - Даими тикшеренүләр алып барабыз, Россия төбәкләре һәм башка илләрдәге хәлне күзәтәбез. Яңа төр мутация әлегә ачыкланмады, - дип белдергән институт директорының...