Теләче Информ

13 декабрь 2015 яңалыклары

  • 13 декабрь 2015 - 17:41
    Иртәгә - 14 декабрь көнне Теләчедә полиция начальнигы халыкны кабул итәчәк
    14 нче декабрь - Бөтенроссиянең халыкны кабул итү көнендә Россия Федерациясенең Эчке Эшләр министрлыгының Теләче районы буенча полиция бүлекчәсе начальнигы Теләче авылы, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча халыкны кабул итәчәк. Кабул итү вакыты: 12.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр.
    462
    0
    0
  • 13 декабрь 2015 - 10:01
    Иске Җөридә инде сөлге җыялар (кичә узган концерттан фото-репортаж)
    Кичә Иске Җөри авылында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" исемле фестиваль кысаларында матур концерт-тамаша булып узды. Мондый чаралар инде районыбызның күп кенә авылларында булган иде. Бу чаралар турында без газетабызда да, сайтыбызда да язып тордык, Теләче телевидениесыннан да күрсәттек. Хәтта кайберләрен ТНВ каналыннан да күрсәттеләр (мәсәлән, Орчык өмәсен). Иске Җөри авылындагысы...
    480
    0
    0
  • 13 декабрь 2015 - 09:54
    10 декабрь көнне көрәш буенча үткән ачык дәрес турында мәгълүмат
    10 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында спорт мәктәбе тренеры Залялиев Фәнис милли көрәш буенча ачык дәрес күрсәтте. Чарада спорт мәктәбе директоры Гиниятуллин Д.С., директор урынбасары Закиева А.А., спорт мәктәбе тренерлары катнашты. Дәрестә Фәнис күңегүләр һәм көрәш алымнарын күрсәтте. Соңыннан дәрескә анализ бирелде.
    484
    0
    0
  • 13 декабрь 2015 - 09:16
    Физик тәрбия буенча олимпиаданың Теләчедә узган муниципаль этабы нәтиҗәләре
    9 декабрь көнне 7-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында Рәсәйкүләм олимпиада кысаларында физик тәрбия фәне буенча муниципаль этап узды. Олимпиаданың теоретик өлеше Теләче мәктәбендә узды, ә практик өлешен укучылар "Батыр" спорт комлексында башкардылар. Олимпиадада районның барлыгы 13 мәктәбе катнашты. Гомум балларны санаганнан соң, җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 7-8 сыйныф кызлары арасында: 1...
    417
    0
    0
  • 13 декабрь 2015 - 07:30
    Казаклар авылында чәй табыны янында өлкәннәрне һәм ярдәмгә мохтаҗларны хөрмәтләделәр
    Казаклар авылыннан шалтыраталар, инвалидлар декадасы уңаеннан авылда кичә үткән. Авыл китапханәсендә чәй табыны артында өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле авылдашлар бергә аралашып, яшьлек хатирәләрен күңелендә яңарткан. Авыл халкы чараны оештырган китапханәче Альбина Рәхмәтуллинага олы рәхмәтләрен җиткерә.
    432
    0
    0
Реклама