"Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуровның сукыр эчәгенә операция ясаганнар. Бу хәл 13 февраль көнне төнге сәгать бердә булган. Ә алдагы көнне Зөлфәтнең тормыш иптәше Гөлназны һәм кызы Зәлияне хастаханәгә салганнар.
- Кызыбыз авырта иде, температурасы бер менеп, бер төшеп интектергәч, табиблар хастаханәгә салырга булды. Хәзер температурасы төшкән, Аллага шөкер....