15 февраль 2016 яңалыклары
-
Әби кеше даруларны бутау аркасында оныклары агуланган
Әлеге хәл Чаллыда булган. Куркуга калган әби кеше ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне чакырткан. Чаллыда яңа шәһәрдә яшәүче әби кеше, күзләре начар күрү сәбәпле, мәктәпкәчә яшьтәге ике оныгына ялгыш үзенең кан басымыннан булган даруларын биргән. Сабыйларның хәле начарлануын күргәч, тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. Балаларның ашказанын юдырганнар. Бәхеткә, аларны хастаханәгә алып...
-
Игътибар, 16 - 17 февраль көннәрендә һава торышы бозыла!
16 һәм 17 февраль көннәрендә Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрергә тора. Синоптиклар шул хакта кисәтә. Республикада алдагы ике көндә кар, юеш кар, бозлы һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән буран чыгу ихтималы да бар. Юлларда бозлавык саклана. 16 февральдә урыны белән томан төшә. Иртәгә, 16 февраль кичендә һәм 17се тәүлек...
-
Теләченең ике спортчысы Мәскәүдәге ярышларда катнашып Россиянең спорт мастерлары булдылар
10 февральдән 13 февральгә кадәр Мәскәу шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты булып узды. Татарстан командасы составында Теләче районыннан Зәйнетдинов Ришат һәм Имамиев Илфат бу Чемпионатта катнашып, икесе дә сул куллары белән 3, ун куллары белән 3 урын яулады. Шулай итеп, алар Россиянең спорт мастеры нормативын...
-
Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасы призына М.Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш ярышларында безнекеләр көмеш медалле булды
11-13 февраль көннәрендә Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасы призына Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары узды. Барлыгы 50 команда,450гә якын көрәшче чыгыш ясады.Теләче районы командасы да бик актив катнашты. Ярышлар нәтиҗәсе: Галләмов Муса (100 кг-да )- 1 урынны Зөлкәрнәев Артур (70 кг-да)-1 урынны Корбанов Рамил (130 кг-нан югары)-3 урынны яулады. Гомумкоманда урыннары:...
-
Бу ялларда узган чаңгы ярышларында җиңүчеләр исемлеге
Бу ялларда "Чаңгы юлы - 2016" исемле чаңгыда узышу ярышлары кысаларында районның оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, мәктәп укытучыларыннан торган командалар арасында чаңгы ярышлары узды. Чарада районыбыз җитәкчеләре, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та катнашты. Чаңгы ярышларында 15 яшьтән алып 40 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк райондашларыбыз катнашты. Кызлар, егетләр, ир-атлар,...
-
Әфганстанда сугышта һәлак булган якташларыбызны искә алу чаралары булып узды
Әфганстан вакыйгалары илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Таулы илдә 9 ел һәм 51 көн барган каты бәрелешләр халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт китерде, күпме канлы күз яшьләре түгелде... 15 февраль Әфганстанстандагы сугышларда катнашкан егетләрнең батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 14 февраль көнне безнең районда да шул сугышта башын салган батыр егетләрне...
-
"Игенче" ширкәтендә хисап-сайлау җыелышы булып узды
Шушы көннәрдә "Игенче" ширкәтендә хисап-сайлау җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта ширкәттә эшләүче белгечләр үз тармаклары буенча эшчәнлеккә хисап тотты, анализ ясады. 2015 елда хуҗалык игенчелек өлкәсендә районда алдынгылар рәтендә. Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 25.2 ц. уңыш җыеп алынган. Алга таба рапс һәм көнбагыш игүгә дә зур игътибар бирү планлаштырыла. Ширкәт...
-
Теләче районыннан 3 укытучы "Ел укытучысы - 2016" конкурсының зона этабында катнашты
8 - 9 февраль көннәрендә "Ел укытучысы - 2016" конкурсының зона этабы булып узды. 5 районнан 15 укытучы киләсе этапка үтү өчен көч сынашты. Конкурсның зона этабында Теләче районы данын 3 укытучы - Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мортазина Лилия Хөснетдин кызы, Шәтке урта мәктәбенең информатика укытучысы Мозафаров Илнар...
-
11 февраль көнне Иске Җөри мәктәбендә "Ел сыйныф җитәкчесе" исемле конкурс булып узды
11 февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында "2016 ел сыйныф җитәкчесе" исемле Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Әлеге конкурста 10 сыйныф җитәкчесе катнашты. Урыннар түбәндәчегчә билгеләнде: 1 урын - Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы, Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе 2 урын - Саттарова Тәслимә Фатыйх кызы, Теләче урта...
-
Теләче районы администрациясе сайты конкурста призлы урын алды
9 феврал көнне Иннополиста ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында зур җыелыш булды. Әлеге җыелышта безнең Теләче муниципаль районы администрациясенең рәсми сайты администраторлары "Татар телле иң яхшы рәсми сайт" номинациясендә 3 урын алган өчен Диплом белән бүләкләнде
-
10 февраль көнне оешма-предприятиеләр арасында волейбол ярышлары булып узды
10 февраль көнне Теләче районы оешуына 25 ел тулу уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында район беренчелегенә волейбол ярышлары узды. Ярышларда 10 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын. ЭПУ "Сабагаз-Теләче" командасы 2 урын. Теләче мәктәбе коллективы командасы 3 урын. Район мәгариф бүлеге командасы Фотоларда: Җиңүче оешмаларның җитәкчеләренә кубок һәм дипломнарны муниципаль район башлыгы...