8 март 2016 яңалыклары
-
"Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" фестиваленең җиңүчесе кемнәр булды? (һәм мәдәният өлкәсендә башка яңалыклар)
1 март көнне районыбыз мәдәният хезмәткәрләре 2015 елдагы һәм агымдагы елның ике аендагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов үзенең тирән анализлы чыгышында билгеләп узганча, узган 2015 ел да мәдәният хезмәткәрләре өчен гадәти ел булмаган. Беренчедән, ул Әдәбият елы буларак, китапханәчеләребез алдында зур бурычлар йөкләгән булса, икенчедән,...
-
7 март көнне Казанда су астына киткән балыкчы табылмаган
Кичә, 7 мартта Казанның Киров дамбасы тирәсендә бер ир-атның боз астына китүе турында хәбәр ителә. Бу хәлнең шаһитләре коткаручыларга хәбәр итәләр, балыкчы баткан урынны күрсәтәләр. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге территорияне тикшереп чыксалар да, ир-ат гәүдәсе табылмый. Су астыннан бәке ясый торган бур гына чыгарыла. Якын-тирәдә исә балык тоту әйберләре...
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Ягымлы, назлы бәйрәмегез белән, мөхтәрәм хатын-кызларыбыз! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз: әбиләр, әниләр, апалар һәм сеңелләр! Сезне язның тәүге бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Тормышыбызның бер генә көнен дә сездән башка күз алдына китереп булмый. Сез - асыл затларыбыз - шәфкатьлелек, миһербанлылык, мәхәббәтлелек, күңел җылылыгы кебек сыйфатларыгыз белән...