13 апрель 2016 яңалыклары
-
13 апрель 2016 - 12:23Газета-журналларга язылган өчен быел ТЕЛЕВИЗОР бирәчәкләр!Хөрмәтле дуслар, районыбызда "Теләче" газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында төрле призлар уйнатуның яңа сезоны башлана. Быелгы акция "Язылган өчен - телевизор" дип атала. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең генерал директоры бу акциягә старт бирүче боерыкка кул куйды инде. Әлеге акция кысаларында 3 фотоаппарат, 12 савыт-саба җыелмасы, 550 шәр сумлык 45 данә бүләкләр җыелмасы...
-
13 апрель 2016 - 12:09Район җитәкчелеге куйган концерттан радио-репортажСезнең игътибарга район җитәкчелеге Теләче мәдәният йортында куйган "Туган җирем - Теләче" концертыннан радио-репортаж тәкъдим итәбез. Тапшыруны эфир өчен Алсу Җиһаншина әзерләде.
-
13 апрель 2016 - 11:526 - 10 апрель көннәренә Теләче районы буенча полиция көндәлеге6 апрель көнне 04.45 сәгатьтә Айдар авылы фельдшеры хәбәр итүенчә, үз йортында 1964 нче елгы ир-ат кисәк вафат була. Криминал юк. 8 апрель көнне 13.15 сәгатьтә Субаш авылында яшәүче 1923 нче елгы ир-ат хәбәр итүенчә, аның йортына билгесез хатын-кызлар керә. Алар үзләрен иминиятләштерү агентлары дип таныштыралар. Хәбәр итүче әлеге кешеләрне...
-
13 апрель 2016 - 11:30Сәгыйть Гыйниятуллин призына узган көрәш ярышларыннан радио-репортажСезнең игътибарга Теләченең "Батыр" спорт комплексында Сәгыйть Гыйниятуллин призына уздырылган көрәш ярышларыннан радио-репортажның язмасын тәкъдим итәбез. Шушы көннәрдә әлеге тапшыру "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгыраган иде. Тапшыруны эфир өчен Алсу Җиһаншина әзерләде.
-
13 апрель 2016 - 10:39Район ветеринария берләшмәсенең җитәкчесе белән мөһим әңгәмәСезнең игътибарга район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ирек Нуруллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әңгәмәдәш - Лилия Кыямова.
-
13 апрель 2016 - 08:43Салым декларацияләрен вакытында тапшыр!Соңгы елларда Татарстан халкының салым түләү системасы турындагы белемнәре шактый яхшырган. Татарстанлылар арасында салым декларацияләрен тапшырудан качып йөрүчеләр яки бу турыда онытучылар саны елдан-ел кими бара... Бу турыда Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин хәбәр итте. Штрафлардан качып булмаячак... Билгеле булганча, хәзерге вакытта...
-
13 апрель 2016 - 08:3515 - 16 апрель көннәрендә салым инспекциясе Теләчедә "Ачык ишекләр" көне үткәрә15 - 16 апрель көннәрендә 10 номерлы районара салым инспекциясенең Теләче бүлеге "Ачык ишекләр көне" үткәрә. "Ачык ишекләр көне" 15 апрель көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 16 апрельдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Чара барышында физик затларга быелгы декларация тутыру кампаниясе турында тулырак мәгълүмат алу һәм декларация тутыру...
-
13 апрель 2016 - 08:09"Теләче" газетасына язылырга чакырабызХөрмәтле дуслар! 1 апрельдән 2016 елның икенче яртысы өчен рәсми төстә "Теләче" газетасына язылу башланды. Тулысы белән язгы һәм җәйге мәшәкатьләргә керешкәнче, газетабызга язылып калуыгызны сорыйбыз.
-
13 апрель 2016 - 07:57Актаныш районында һәлакәткә юлыккан трактордагы 4 яшьлек бала үлгәнЮл-транспорт һәлакәте Актаныш районы Югары Яхшый авылында кичә 10:45 сәгатьтә булган. Тракторның юлдан төшеп каплануы аркасында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән. Трактор белән идарә итүче 1975 елгы ир-ат, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек режимын арттыра, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юл читенә төшеп каплана. Пассажирлар утыртырга рөхсәт ителмәгән трактор...