Теләче Информ

26 апрель 2016 яңалыклары

  • 26 апрель 2016 - 12:19
    Куркынычсызлык каешын каптырмау пассажирның үлеменә китергән
    Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне 70 км/сәг.-кә кадәр чикләү"не аңлаткан...
    1296
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 12:11
    Әлфинә Әзһәмованың улы Ильмирга текә машина бүләк иткәннәр!
    Узган атнада Әлфинә Әзһәмованың улы, композитор, саундпродюсер, аранжировщик Ильмир Әзһәмов туган көнен билгеләп үтте. Иң үзенчәлекле бүләкне Ильмирның дус егетләре ясаган - машина бүләк иткән! - Миңа текә машина бүләк иттеләр, - дип Ильмир интернетка видеоязма да урнаштырган. Анда ул шатлыгын уртаклашырга әнисе Әлфинә ханымга шалтырата. Әнигә шалтыратып, машина бүләк...
    1654
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 12:03
    Камал театры кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләүчеләр спектакльгә бушлай керә ала
    Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Шигырь сөйлә һәм билет от" дигән үзенчәлекле акция игълан итте. "Яшь йөрәкләр" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Габдулла Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә, бер...
    687
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 11:53
    “Көнбагыш” салаты рецепты
    Дуслар, сезнең игътибарга Гүзәлия Тархановадан "Көнбагыш" салаты рецептын тәкъдим итәбез. Катлап ясала, майонез өске катка гына салына. - Тавык ите ваклап турала һәм тәлинкә төбенә җәеп салына. - Пешкән кишер вак кына итеп турап салына. - Маринадланган гөмбә турап салына. - Ваклап туралган суган. - Ваклап туралган йомырка. - Кукуруз...
    1742
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 09:54
    22 апрель көнне Лесхоз бистәсендә узган хоккей ярышларында Теләче командасы 3 урын яулады
    22 апрель көнне Саба районының Лесхоз бистәсе «Нарат» боз сараенда 2004-2005 елда туган егетләр арасында шайбалы хоккей буенча ярышлар булып узды. Барысы 6 команда катнашкан уеннар Саба районы һәм төньяк район командалары арасында үтте. Алар: Саба -1, Саба - 2, Саба -3, Теләче, Кукмара, Балтач командалары. Теләче командасы егетләре 3...
    398
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 09:47
    Танылган оратор, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич Казанга килә
    Аның "Жизнь без границ" дип исемләнгән нотыгын 30 майда "Татнефть Арена"да тыңларга була. Дөньяга танылган Австралиянең мотивацияләүче ораторы, аяксыз-кулсыз туган меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич шул уңайдан видео аша шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты. - Сәлам, Казан. Бу Ник Вуйчич. Мин 2016 елның 30 маенда, зур хыяллар белән янып...
    601
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 08:28
    24 апрель көнне Казанда узган кул көрәше буенча ярышларда Теләче командасы 3 урын алды
    24 апрель көнне Казанда «Цудзуки» үзәгендә кул көрәше буенча ярышлар булып узды. Барлыгы 12 команда,150 кеше катнашты. Тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче районы командасы да бик актив чыгыш ясады. Безнең команда спортчылары түбәндәге урыннарны алуга ирештеләр: 14-18 яшьлек кызлар арасында Мавлиева Зиля (Тюлячи) вес.кат.50 кг - 3 место Хабирова Гульфина...
    372
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 08:15
    Хәрби хезмәткә чакыру уңаеннан "кайнар линия" эшли
    "Кайнар линия" 29 апрельдә 10:00-12:00 сәгатьләрдә эшли. Әлеге хезмәт РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырыла. Бу көнне гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, контракт буенча хезмәт итү, гражданнар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш алып баруга кагылышлы сорауларны биреп булачак. Аларга Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 221-80-35....
    582
    0
    0
  • 26 апрель 2016 - 07:39
    Бүген Габдулла Тукайның тууына 130 ел - шул уңайдан Татарстанда нинди чаралар үтә?
    Бүген, 26 апрель көнне, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан күп төбәкләрдә чаралар үткәрелә. Казанда иртәнге сәгать 9да, Тукай скверында Габдулла Тукай һәйкәленә җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек катнашында чәчәк салу тантанасы булды. Ә иртәнге сәгать 10да Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан Яшь тамашачы театры бинасына...
    731
    0
    0
Реклама