Казан федераль университетында татфак ябыла икән... Соңгы көннәрдә шундый имеш-мимешләр таралды. Бүген әлеге мәгълүматны инкарь иттеләр. Баксаң, татар филологиясе факультеты (гәрчә рәсми рәвештә башка төрле аталса да) бу шау-шуга, гомумән, очраклы килеп эләккән икән.
Беренчедән, сүз КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология...