Теләче Информ

7 май 2016 яңалыклары

  • 7 май 2016 - 18:36
    Лилия Муллагалиева бәби алып кайткан (+клип по теме)
    Лилия Муллагалиеваның гаиләсендә шатлыклы хәбәр - җырчы малай тапкан! Баланың авырлыгы 4 кг. Лилия олы улы Данил, кызы Ильвина янына өченчегә тагын бер малай алып кайтты. Бала тудыру йортыннан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, баланың да, Лилиянең дә хәлләре яхшы. Интертат
    1406
    0
    0
  • 7 май 2016 - 18:22
    Быел “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татарча фильм төшереләчәк
    Быел Татарстанда Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу исә "2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү" программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Интертат
    945
    0
    0
  • 7 май 2016 - 18:17
    Балаларга теләсә нинди исем кушуны тыячаклар
    Россия Дәүләт Думасына әнә шундый закон проекты кергән. Аның нигезендә, балаларга сан, символ, аббревиатура, норматив булмаган лексикадан торган ямьсез исемнәр кушуны тыярга җыеналар. Соңгы елларда сәер исемнәр саны артуга бара. Дәүләт эшлеклеләре моны вакытында туктатырга кирәк, дигән фикергә килгән. Интертат
    582
    0
    0
  • 7 май 2016 - 18:10
    Тагын бер үтерүче адәм кулга алынды
    Ютазы районы трассасында мәете табылган хатын-кызны үтерүдә катнашы булган адәмне Анапада кулга алганнар. 44 яшьлек хатын элек 2 кызы һәм аларның законсыз ирләре белән бергә Башкортстан Республикасының Шауяды авылында яшәгән. Шулай ук аның даими эш урыны булмавы, алкоголь эчү белән мавыгуы ачыкланган. Үтерелгән хатын-кызның танышлары сөйләвенчә, соңгы тапкыр аны быел...
    555
    0
    0
  • 7 май 2016 - 17:39
    Олы Мишә урта мәктәбеннән Динар Шәрипов Г. Тукайның "Су анасы" әкиятен рус телендә сөйли
    Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныфында укучы Шәрипов Динар башкаруында Габдулла Тукайның "Су анасы" әкиятенең рус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итәбез.
    733
    0
    0
Реклама