Теләче Информ

25 май 2016 яңалыклары

  • 25 май 2016 - 12:41
    Алан урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" ничек үтте
    Инде шактый мәктәпләрдә узган "Соңгы кыңгырау" чаралары турында без сезгә кыскача мәгълүматлар биреп үттек, һәм хәзер Алан урта мәктәбе турында язарга вакыт җитте. Әлеге мәктәптә дә "Соңгы кыңгырау" бик матур узды. Чарага мәртәбәле кунаклар - авыл җитәкчелеге, ветеран-укытучылар да килгән иде. Шулай ук мәктәп укучылары һәм укытучылары, укучыларның әти-әниләре тантанада...
    307
    0
    0
  • 25 май 2016 - 12:21
    Олы Нырсы урта мәктәбендә узган Соңгы кыңгырау бәйрәме турында
    Олы Нырсы урта мәктәбендә бүген шулай ук "Соңгы кыңгырау" чарасы булып узды. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Гиниев Р.Г., укучылар, аларның әти-әниләре, ветеран-укытучылар һәм Олы Нырсы урта мәктәбе укытучылары катнашты. Быел мәктәпнең 11 сыйныфын 12 укучы тәмамлый, аларның дүртесе отличник,...
    491
    0
    0
  • 25 май 2016 - 11:11
    Иске Җөри урта мәктәбен 2016 елда 5 укучы – 3 кыз, 2 егет “4” һәм “5” билгеләренә тәмамлый
    Иске Җөри урта мәктәбен 2016 елда 5 укучы - 3 кыз, 2 егет "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлый. "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга районнан Мортазин Нияз Ахатович, ветеран укытучылар һәм укучыларның әти-әниләре килгән иде. Бәйрәмне мәктәп директоры Рафис Хамитович ачып җибәрде аннан соң 11 сыйныф укучыларына изге теләкләрен...
    350
    0
    0
  • 25 май 2016 - 11:01
    Татарстанда 10 көнгә сузылачак кызу һава торышы урнашыр дип көтелә
    Алдагы 10 көндә республикада кызу һәм коры һава торышы хакимлек итәчәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткергән. "Без моңа әзер - туфрактагы дымны саклап калу өчен зур эш башкарылды", - дигән министр. Марат Әхмәтов шулай ук бөртекле культураларны чәчү эшенең дә тәмамлануын әйтте. Барлыгы 1,7...
    662
    0
    0
  • 25 май 2016 - 10:43
    Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары - барысы да ударниклар!
    Бүген, 25 май көнне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә дә Соңгы Кыңгырау бәйрәме гөрләп узды. Әлеге мәктәпнең 11 сыйныфын быел 6 укучы тәмамлый. Аларны тәбрикләргә дип мәктәпкә район администрациясеннән вәкилләр, укучыларның әти-әниләре һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Уку дәверендә төрле уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар тапшырылды. Шунсы игътибарга лаек, Югары Кибәхуҗа...
    352
    0
    0
  • 25 май 2016 - 10:27
    Шәтке урта мәктәбендә бүген 11 сыйныфны 6 укучы тәмамлады
    2015-2016 нчы уку елын Шәтке урта мәктәбен алты укучы тәмамлады. Шуларның бишесе уку елын «5» ле, берсе "4" һәм "5" ле билгеләренә тәмамлады. Укучыларның исемлеге: Галиева Алинә Алмасовна Галиева Алисә Әмировна Галияхметова Илүсә Фанилевна Кадирова Айзиля Ильясовна Кадыйрова Файруза Фаритовна Музафарова Айсылу Василовна Молодцы, кызлар! Алга таба да олы томыш...
    338
    0
    0
  • 25 май 2016 - 10:01
    Хавьер Грасия "Рубин"ның баш тренеры итеп билгеләнгән
    "Рубин" футбол командасын яңа сезонда Испания остазы Хавьер Грасия җитәкли. Клуб Испаниянең 46 яшьлек остазы белән килешү төзегән. Дөрес, клуб тарафыннан әле рәсми мәгълүмат юк. Шулай да, Sportmediaset язуынча, остаз белән 3 елга килешү төзелгән инде. "Малага" командасы баш тренеры булып эшләгән, әлеге клубны Испания чемпионатында 8 нче урынга күтәргән...
    1494
    0
    0
  • 25 май 2016 - 09:54
    Лесной төп гомум белем бирү мәктәбен быел 3 укучы тәмамлый
    Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе филиалы Лесной төп гомум белем бирү мәктәбен быел 3 укучы: Максютова Аделина, Сабирҗанов Илнур һәм Сагдиев Марсель тәмамлый. Аларның икесе "4" ле,"5"ле билгеләренә өлгерә. Бу укучылар республика күләмендә үткәрелгән волейбол ярышларында район данын яклап бик күп тапкырлар чыгыш ясадылар һәм...
    299
    0
    0
  • 25 май 2016 - 09:33
    Олы Мәтәскә урта мәктәбендә узган Соңгы Кыңгырау турында
    Илебезнең барлык мәктәпләрендә бүген Соңгы Кыңгырау чаралары уза - мәктәпләр 11 сыйныф укучыларын олы томыш юлына озата. Шундый чара бүген Олы Мәтәскә урта мәктәбендә дә узды. Тантанада мәктәптә укучы 80 бала, укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, һәм шулай ук мәртәбәле кунаклар: Теләче районы Җылылык челтәре начальнигы Сабиров Фәрит Касыйм...
    340
    0
    0
  • 25 май 2016 - 08:46
    Бүген, 25 май көнне Теләче мәктәбендә узган Соңгы Кыңгыраудан фоторепортаж
    Бүген, 25 май көнне илебез мәктәпләрендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм - Соңгы Кыңгырау тантаналары уза. Шулай ук районыбыз мәктәпләрендә дә бүген соңгы звоноклар яңгырый. Без исә, "ТеләчеИнформ" иҗат төркеме, бүген Теләче урта мәктәбендә булып узган бәйрәм чараларында булып кайттык. Биредә дә 11 сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә...
    1101
    0
    0
Реклама