Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген, 25 май көнне Теләче мәктәбендә узган Соңгы Кыңгыраудан фоторепортаж

Бүген, 25 май көнне илебез мәктәпләрендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм - Соңгы Кыңгырау тантаналары уза. Шулай ук районыбыз мәктәпләрендә дә бүген соңгы звоноклар яңгырый. Без исә, "ТеләчеИнформ" иҗат төркеме, бүген Теләче урта мәктәбендә булып узган бәйрәм чараларында булып кайттык. Биредә дә 11 сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә...

Бүген, 25 май көнне илебез мәктәпләрендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да бәйрәм - Соңгы Кыңгырау тантаналары уза. Шулай ук районыбыз мәктәпләрендә дә бүген соңгы звоноклар яңгырый.

Без исә, "ТеләчеИнформ" иҗат төркеме, бүген Теләче урта мәктәбендә булып узган бәйрәм чараларында булып кайттык. Биредә дә 11 сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә олы тормыш юлына озатты укытучылары.

Әйткәнебезчә, бу шатлыклы вакыйга - укытучылар 11 ел буена үзләре белем, тәрбия биргән укучыларының үсеп җитеп яңа тормышка аяк басуына шатланса, икенче яктан, шушы еллар эчендә белем биргән укучылар алар өчен үз балалары кебек якын, шуңа да аерылышу бераз моңсу.

Укучылар да, бер яктан алдагы тормышка грандиоз планнар коралар, икенче яктан исә туган мәктәпләрен, яраткан укытучыларын калдырып чит җирләргә чыгып китәсе булу аларның да күңеленә моңсулык өсти.

Шуңа да бүген күпләрнең күзендә яшь күрергә мөмкин иде - шатлык һәм моңсулык күз яшьләре.

Без дә, Теләче журналистлары, бүген мәктәпне тәмамлап чыгучы барлык яшьләргә дә алда торучы имтиханнарын уңышлы гына тапшырып үзләре теләгән уку йортларында укуларын дәвам итүләрен, шулар арасыннан 11-не бетергәч үк хезмәт юлын башларга ниятләгән яшьләргә яхшы эшләргә урнашуларын телибез. Барчагызга да тормышта үз юлыгызны табып, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып гомер итүегезне, барлык якты хыялларыгызның да чынга ашуын телибез!

Ак юллар сезгә!

Хөрмәтле сайтны укучы дусларыбыз, сезнең игътибарга Теләче урта мәктәбендә булып узган Соңгы Кыңгырау тантанасыннан фотолар тәкъдим итәбез.

Раил Ильясов
Фәнил Нигъмәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев