7 август 2016 яңалыклары
-
Кара елан: сак бул, ләкин үтермә!
Быел татарстанлыларны җиләктә кара елан сагалап торды. Кемдер бу сөйрәлүче белән очрашудан куркып, хәтта җиләккә дә бармас булды. Тик инде җәй ахыры, бу вакытта елан беткән, дип уйлаучылар нык ялгыша. Ике атна буе 30 градус югары температура сакланганда кара елан күләгәгә кача, эссегә чыдый алмый. Төн җитүгә бу хайванның тормышы...
-
Йокы бүлмәсендә – күрше хатыны ❤
Ирем белән аерылышканга 8 ел вакыт узса да, һаман да аның хыянәте күз алдымда тора. Оныта да, гафу итә дә алмыйм. Оныт, гафу ит диләр, ләкин мин булдыра алмыйм. Шул мизгелдәге тамакка тыгылган төер менә ничә еллар урыныннан да кузгалмыйча мине газаплавын дәвам итә. Ул көнне ике кызымны да алып...
-
Татарстанда көрән аюлар бер көндә егерме умартаны алып киткән
Көрән аюларның саны арту сәбәпле, алар Кызыл китаптан чыгарылырга мөмкин Татарстанда көрән аюлар 120 гә кадәр арту сәбәпле, аларны Кызыл китаптан чыгарырга тәкъдим итәләр. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Матвеев сүзләренчә, республикада көрән аюлар популяциясе шактый арткан. Бу сан язгы-җәйге-көзге чорда актуаль. Кышка аюлар...
-
Татарстан Президенты һәм Президент Аппараты җитәкчесе галәмәт зур чуртан балыгы тотканнар
Республика Президенты Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әcгать Сәфәровны фотога төшереп, социаль челтәрләргә куйган. Рөстәм Миңнеханов белән Әсгать Сәфәровның юлы уңышлы булган. Ник дигәндә, алар 10 килограммга якын чуртан тоткан. Интертат
-
Безнең җирлектә бүгеннән башлап Ястү намазының вакыты үзгәрә
Моның турында Татарстанның Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итә. 7 августтан башлап, намаз вакытын астрономик хасаплар ярдәмендә, ягъни кояш чыгышы һәм баешына карап, билгеләргә мөмкин. 4 майдан башлап 7 августка кадәр аралыкта иртәнге һәм ястү намазлары вакытында, астрономия буенча эңгер-меңгергә туры килсә дә, әле караңгы төшми иде. Шуңа күрә бу вакыт...