30 октябрь 2016 яңалыклары
-
Киләсе атнада күпме ял итәсебез билгеле булды
Татарстан халкы ноябрь башында рәттән өч көн ял итәчәк. Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь көннәре ял көн санала, пәнҗешәмбе - 3 ноябрьдә исә эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Быел Шәтке авылында туып-үскән якташларыбыз, язучылар Нурислам Хәсәнов белән Сәйдә Зыятдиноваларның 75 яшьлек юбилей еллары
Быел Шәтке авылында туып-үскән якташларыбыз, язучылар Нурислам Хәсәнов белән Сәйдә Зыятдиноваларның 75 яшьлек юбилей еллары. Шушы уңайдан, 31 октябрь көнне, Казанда, ТР Язучылар берлеге бинасында Нурислам Хәсәновның иҗатына, тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичәдә юбилярны, ТР Язучылар берлеге җитәкчелеге һәм каләмдәшләре белән беррәттән, Теләче районы делегациясенең дә тәбрикләве көтелә....
-
30 октябрь – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне. Тәбриклибез!
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә автомобиль транспорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Моны уртак бәйрәмебез дип әйтергә тулы хакыбыз бар. Чөнки автотранспорт хезмәткәрләреннән башка халык хуҗалыгының бер тармагында да яшәешне, хезмәтне күз алдына китереп булмый. Оешма-предприятиеләребездә, авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә автотранспорт хезмәте файдаланылмаса, тормышыбыз ритмы бозылыр иде. Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре! Сезне...