5 декабрь 2016 яңалыклары
-
Терлекчелек өлкәсендә эшәүче бер төркем райондашларыбызны кече мал табибы белгечлегенә укыта башладылар
5 декабрь көнне терлекчелек өлкәсендә эшәүче бер төркем райондашларыбызны(алар уннан артып китә) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә кече мал табибы белгечлегенә укыта башладылар. Шушы уңайдан бу көнне муниципаль район Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш мал табиблары һәм курсларда белем алачак терлекчеләр катнашында киңәшмә үткәрелде....
-
Йөрәкне ныгыта торган салат рецепты
Александр III йөрәкне ныгыта торган тәмле салат ашый торган булган. Аны ясау өчен әстерхан чикләвеген, гранат орлыкларын изәбез, алманы угычта уабыз, ике аш кашыгы бал салабыз да барысын бергә кушып болгатабыз. Салатны кайнатма урынына чәй белән дә эчәргә була. Шәһри Казан
-
Чәчләр ялтырап һәм күпереп торсын өчен КИҢӘШЛӘР
Чәчләр ялтырап һәм күпереп торсын өчен, шампуньга витаминнар салып юарга кирәк. Чәчне юарга җитәрлек шампуньны бер савытка салабыз, аңа даруханәләрдә сатыла торган ампулалы A, B, PP, C, B12, P6 витаминнарын кушабыз. Шул катнашма белән чәчне юабыз. Витаминнарны шампунь савытының үзенә салырга кирәкми, ни өчен дигәндә, витаминнар, әйтик, С витамины һавада...
-
Киви ашар өчен 5 сәбәп (КИҢӘШЛӘР)
1.С витамины. Уртача зурлыктагы кивида 92,7 мг аскорбин кислотасы бар. С витамины, белүегезчә, көчле антиоксидант булып тора, иммунитетны арттыра. 2.В витамины, С витамины белән бергә булганда, бер-беренең тәэсирен арттыра. Әлеге витамин нерв системасына, алмашу процессына уңай йогынты ясый. 3.Фолий кислотасы анемиядән профилактик чара булып тора. Ул йөкле хатыннар өчен бигрәк...
-
Районыбыздан ике укучы "Минем иң яраткан әдәби героем" исемле республикакүләм балалар иҗаты бәйгесендә җиңү яулап 2 дәрәҗә дипломга ия булдылар
Күптән түгел Теләче Үзәк балалар китапханәсендә "Минем иң яраткан әдәби героем" дигән исем астында иң яхшы кул эшләренә иҗади бәйге игълан ителгән иде. Балаларның яраткан әдәби геройларны тасвирлаган кул эшләре күргәзмәдә урын алдылар. Кул эшләре аппликация, оригами, квиллинг, бисер белән, үрү, чигү, макраме һ.б. ысуллар белән төрле материал кулланып (кәгазь,...
-
Утыртсаң – махсус утыргычка гына!
Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле. Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау - боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә күкрәк балаларының һәлак булуы аеруча...
-
3 декабрь көнне Раил Нургалиев призына узган көрәш ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан ФОТОЛАР
Әлеге биттә сез 3 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында Раил Нургалиев призына узган көрәш бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы вакытында төшерелгән фотоларны күрә аласыз. Бәйгене ачу вакытында төшерелгән фотоларны биредә карап була. Җиңүчеләр исемлеген сез исә әлеге биттә күрә аласыз.
-
3 декабрь көнне Раил Нургалиев призына узган көрәш ярышларының ачылышы ФОТОЛАРЫ
Әлеге биттә сез 3 декабрь көнне "Батыр" спорт комплексында Раил Нургалиев призына беренче тапкыр үткәрелгән көрәш бәйгесен ачу тантанасыннан һәм ярышлар вакытында төшерелгән фотоларны күрә аласыз. Фоторепортажның икенче өлеше - көрәш ярышларында призлы урыннар яулаган спортчыларны бүләкләү тантанасыннан фотоларны биредә карый аласыз. Ярышның нәтиҗәләре белән биредә танышырга мөмкин.
-
2017 елда чит ил паспортын ясату утыз процентка юньрәккә төшәчәк
2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар - аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә тиеш. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Бүген ун елга исәпләнгән чит...