Теләче Информ

2 март 2017 яңалыклары

  • 2 март 2017 - 12:52
    Налогоплательщикам, имеющим право на льготы по налогам, до 1 апреля текущего года следует обратиться в налоговый орган с заявлением о предоставлении льготы
    В целях корректного проведения массового расчета налогов физических лиц за 2016 год : налога на имущество, земельного налога, транспортного налога просим всех налогоплательщиков, имеющих право на льготы по налогам, до 1 апреля текущего года обратится в налоговый орган с заявлением о предоставлении льготы. Основная категория льготников : По налогу на...
    1241
    0
    0
  • 2 март 2017 - 12:50
    Как купить электронный полис ОСАГО. Инструкция
    Не так давно у автолюбителей появилась удобная альтернатива бумажному полису ОСАГО - возможность оформить его через Интернет. С 1 января 2017 года все страховые компании, которые имеют лицензию на заключение договоров ОСАГО, обязаны заключать его в электронном виде на всей территории Российской Федерации. Купить полис можно на сайте страховой компании...
    955
    0
    0
  • 2 март 2017 - 11:46
    Чаллыда 5 мең сумлык ялган акча фаш ителгән
    Чаллыда әйләнештән 5000 сумлык номиналдагы ялган акча алынган. Бу хакта "Челнинские известия" басмасы хәбәр итә. Ялган акчаны Чаллының ГЭС бистәсендәге бер банкта кассир сизеп алган. Шәһәрнең 42 яшьлек хатын-кызы аның ярдәмендә акча күчерергә уйлаган. Ялган купюрага охшаш акча шәһәрдәге бер исәп-контроль үзәге инкассатор сумкасында да табылган. Тикшерү бара. Татар-информ
    734
    0
    0
  • 2 март 2017 - 11:25
    Шәтке авылында экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган ачык дәрестә Илдус Зарипов та катнашты
    Бүген, 2 март көнне, ТР экология һәм җәмәгать урыннары елына багышланган бердәм экология дәресе узды. Шәтке урта мәктәбендә узган дәрестә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты. Дәрестә нәрсә хакында сүз барган бу хакта...
    377
    0
    0
  • 2 март 2017 - 11:04
    "ТАТМЕДИА" үткәргән акциядә катнашып бүләк алган райондашыбыз Мария Кузнецова: "Алга таба да язылачакбыз"
    Узган ел "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте традицион рәвештә күпләп газета-журналларга язылучылар арасында бәйге игълан иткән иде. Күптән түгел әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең райондашыбыз да бар. Ул Субаш авылыннан Кузнецова Мария Михайловна. Бу Кузнецовлар гаиләсенең беренче генә җиңүләре генә түгел. Без аларны алдагы яртыеллыкларда да бүләкләгән идек. Бу юлы...
    375
    0
    0
  • 2 март 2017 - 10:27
    Кичә Россия кубогы өчен уенда "Рубин" футболчылары "Сибирь" командасын отты
    Казанның "Рубин" футболчылары бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчын уздырды. Уен Казан командасы файдасына төгәлләнде. Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылган әлеге уенның соңгы минутында "Рубин" җиңү китергән туп кертә алды. Гол авторы - Бразилия һөҗүмчесе Кристиан...
    2314
    0
    0
  • 2 март 2017 - 10:17
    1 март көнне районыбыз башлыгы Илдус Зарипов Рөстәм Миңнеханов кулыннан мәктәп автобусы ачкычлары алды
    Кичә, 1 март көнне, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Республиканың 26 районына 51 мәктәп автобусы тапшырды. Безнең районга кайтасы автобусларның ачкычларын тантаналы шартларда районыбыз башлыгы Илдус Зарипов һәм район мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова Рөстәм Миңнеханов кулыннан алдылар. Әлеге автобуслар районыбыз мәктәпләрендә укучыларга ватылмыйча озак хезмәт итсеннәр!
    337
    0
    0
Реклама