Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Кичә Россия кубогы өчен уенда "Рубин" футболчылары "Сибирь" командасын отты

Казанның "Рубин" футболчылары бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчын уздырды. Уен Казан командасы файдасына төгәлләнде. Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылган әлеге уенның соңгы минутында "Рубин" җиңү китергән туп кертә алды. Гол авторы - Бразилия һөҗүмчесе Кристиан...

Казанның "Рубин" футболчылары бүген Үзәк стадионда Новосибирскиның "Сибирь" командасына каршы Россия кубогы ярышларының чирекфинал матчын уздырды. Уен Казан командасы файдасына төгәлләнде.

Бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылган әлеге уенның соңгы минутында "Рубин" җиңү китергән туп кертә алды. Гол авторы - Бразилия һөҗүмчесе Кристиан Жонатас.

Шулай итеп, "Рубин" кубок ярышларының ярымфиналына узды. Казан командасы финалга чыгу өчен Екатеринбургның "Урал" командасы белән очрашачак.

Футбол. Россия кубогы 1/4 финал раунды. "Рубин" (Казан) - "Сибирь" (Новосибирск) - 1:0 (0:0).

Гол: Жонатас, 88.

"Рубин"ның составы: Рыжиков (к), Бауэр (Цакташ, 87), Бурлак, Самбрано, Нәбиуллин, Камболов, М'Вила, Ткачук (Гёкдениз, 61), Җамалетдинов (Әхмәтов. 90+), Канунников, Жонатас.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев