Теләче Информ

19 апрель 2017 яңалыклары

  • 19 апрель 2017 - 12:39
    Район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һөнәри аттестация узды
    18 апрель көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һөнәри аттестация узды. Имтихан муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан 2017 елның 6 мартында бирелгән 107 номерлы күрсәтмәгә нигезләнеп үткәрелде . Аттестация комиссиясен ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге бүлек мөдире Римма Дедюлева җитәкләде. Бу көнне районыбызның 41 мәдәният...
    353
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 12:11
    "Үлемсез Полк" акциясе. Фотолар
    Хөрмәтле райондашлар! Белгәнебезчә, быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәбез. Бөек Ватан сугыш кырларында күпләрнең туганнары, әби-бабайлары ятып калы... Безнең якты киләчәк өчен алар гомерләре белән түләделәр. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Шул уңайдан "Үлемсез Полк" акциясен үзебезнең сайтыбызда да үткәрергә булдык. Әлеге акция кысаларында сугыш кырларында ятып калган туганнарыгызның...
    661
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 11:58
    Заседание Совета по местному самоуправлению при Совете Федерации. Красногорское поселение Татарстана - самое благоустроенное поселение России
    Красногорское поселение Мамадышского района РТ стало победителем всероссийского конкурса на звание «Самое благоустроенное городское (сельское) поселение России», который проводился Минстроем России. В Москве на заседании Совета по местному самоуправлению при Совете Федерации обсудили вопросы благоустройства территорий населенных пунктов. «Вид наших городов и поселков в немалой степени определяет настроение людей, их...
    554
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 11:38
    Район ветеринария хезмәткәрләре урман буйларына вакцина кую белән мәшгуль (ФОТОЛАР)
    Бу көннәрдә район ветеринария хезмәткәрләре сунарчылар белән берлектә котыру чирен булдырмау һәм кисәтү максатыннан урман буйларында, ышыклау полосаларында, елга- ерганакларга вакцина кую белән мәшгуль. куелган вакциналы ампуладан гыйбарәт. Төлкеләр, бүреләр, этләр һәм мәчеләр шуны ашап, котыру чиренә каршы дәва ала. Узган ел әлегедәй вакцина өч этапта 28 мең доза таратылган...
    284
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 11:31
    Субаш авылында яшәүче керәшен карендәшләребез Пасханы ничек бәйрәм итте? Безнең репортаж
    16 апрель көнне православие динен тотучы райондашларыбыз иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Пасха бәйрәмен билгеләп үтте. Керәшен карендәшләребез аны Олы көн дип йөртә. Бу көнне үземә Субаш авылында яшәүче керәшен карендәшләребезнең бәйрәм тәэсирләре белән уртаклашып кайтырга насыйп булды. - Пасха - Иисус Христосның терелеп торган көне, - ди моннан 26...
    391
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 10:30
    Алданмагыз: бер көнлек сайтлардан бик арзан бәягә товар алырга теләп, төп башына утыручылар саны арта
    Быелның өч аенда алдакчы-мошенниклар Казан халкының 12 миллион сум тирәсе акчасын үзләштергән. Бу - талап түгел, ә кешеләр үз куллары белән чыгарып тоттырган, банк картасыннан яки телефоннан күчергән акчалар. - Башкалада быелның өч аенда алдап-йолдап акча алуның 689 очрагы теркәлде, шуның 443е кәрәзле телефон һәм "Интернет" челтәре аша,-диде матбугат конференциясендә...
    850
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 09:55
    Табигать шаяруы: 19 апрель - Лениногорскида 10 см кар яткан! (ФОТО)
    «Уянып чыксам иртән, бөтен җир ап-ак булган…" Бу шигырь декабрьдә генә түгел, Лениногорск халкы өчен нәкъ менә бүген актуаль. Синоптикларның юраганы юш килде, республиканың көньяк-көнчыгыш халкы иртәсен кар көрәүдән башлады. Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарыннан язның "беренче кар"ын "смс" итеп юлладылар. Лениногорскиның Иштирәк авылында кар үз нормасын аеруча да үтәгән....
    817
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 08:16
    Чын фәрештә булдыңмы әллә? (МОГҖИЗА)
    Гаҗәп һәм сәер хәлләр безнең тормышта әледән-әле кабатланып тора. Әмма күпчелек очракларда без аларга әһәмият бирмибез. Менә шундыйларның берсе. Бу хәл мин Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә яшәгәндә булды. Ул көнне мин Ростовка барырга, аннан самолет белән Мәскәүгә очарга тиеш идем. Билет алып, автобус бусагасына баскач, арттан бер кеше җиңемнән тартты....
    975
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 08:05
    “Илназ Баһ, нишләвең бу?” Социаль челтәрләрдә җырчының чәчәкле костюмыннан көләләр [+фото]
    Социаль челтәрләр гөҗ килә - җырчы Илназ Баһның үзенчәлекле сәхнә кәчтүме турында "токмачлар куерып" алды. Халык "Әстәгъфирулла!" "Абау!", "Шушы да булдымы кием?!", "Үлеш просто!" дия-дия әлеге кәчтүмне "чәйни". Берәү хәтта, җырчының "Аңла йөрәгемне" җырын исенә төшереп, аны кәчтүмгә туры китереп, болай дип язып куйган: Аңла йөрәгемне. Кара күлмәгемне, Үтенәм, ялварам,...
    622
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 05:55
    Бәрәңгенең кайсы сорты мул уңыш бирә? (һәвәскәр бакчачы киңәшләре)
    Быел нинди бәрәңге утыртырга уйлыйсыз? Яңарак сортны сынап карыйсыгыз килмиме? "Интертат.ру" электрон газетасы һәвәскәр бакчачы Нияз Сабирҗановның мул уңыш бирә торган бәрәңге сортлары турындагы язмасын тәкъдим итә. Нияз, яшь кенә булса да, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында бик оста бакчачы буларак танылган. Олы Мәңгәрдә ел саен бәрәңгенең унга якын сортын...
    1351
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 05:43
    10 - 16 апрель көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    10 апрель көнне Теләчедә яшәүче 1986 елгы ир-аттан гариза керә. Аның сүзләренчә, 1990 елгы ир-ат аның ышанычын яулап, телевизор сатам дип, зур күләмдә акча алып киткән, ләкин телевизорны да китермәгән, акчаны да кире кайтармаган. Тикшерү эшләре бара. 11 апрель көнне ГЛОНАСС+112 системасы аша Комаровка авылында яшәүче кеше урам яктан исерек...
    357
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 05:38
    Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында “Табигать- безнең киләчәгебез” дип аталган экологик флэшмоб үткәрелде
    Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында "Экояз2017" санитар-экологик икеайлык кысаларында "Табигать- безнең киләчәгебез" дип аталган экологик флэшмоб үткәрелде. Флэшмобның төп максаты балаларны туган җирләренең матурлыгын күрә белеп, аның экологик чисталыгын саклап калуга этәрү иде. Балалар бакчасына йөрүче барлык балалар флэшмобта бик теләп катнаштылар һәм үзләренең үрнәгендә башка кешеләрне дә әйләнә-тирәне...
    393
    0
    0
  • 19 апрель 2017 - 05:32
    Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте
    Балалар бакчасының төп эш юнәлешләренең берсе булган музыкаль тәрбия бирүдә булган үзенчәлекләр, әлеге юнәлештә эшне оештыруның төп формалары турында сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, 18 апрель көнне беренче номерлы Теләче балалар бакчасында район балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре семинары булып үтте. Семинарны мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары концерт номерлары белән ачып җибәрделәр....
    453
    0
    0
Реклама