Бүгенге 23 май иртәсе Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды.
Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар,инглиз телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Сүзләр төзе»...