16 июль 2017 яңалыклары
-
Хаҗ кылырга җыенучылар өчен мөһим КИСӘТҮ таратылды
Йәмәндә холера эпидемиясе хаҗ кылучылар өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - дип кисәтә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Хәзерге вакытта Йәмәндә , шулай ук кайбер Африка илләрендә холера эпидемиясе кабынып китте, ул тиз тарала һәм Согуд Гарәбстанында хаҗ кылучыларга җитди куркыныч тудыра", - диелгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау...
-
Аһ, җиләк! Җыючыларга киңәшләр, кайнатма рецептлары
Җиләкнең вакларына кызыкмагыз, эреләрен күзләгез. Андыйлар чиләкне тиз тутыра; Печән биек үскән җирдә җиләк эрерәк һәм сусыл була. Печәнсез җирдә - алар вак, ташсыман һәм тиз кибүчән. Печәнне кул белән аерып карарга иренмәгез. Башын асылындырган җиләк печән арасына оста кача; Җиләк көтү йөргән җирдә күп үсә. Чөнки малларның тизәге җиләкнең...
-
Казанның "Рубин" командасы 2017-2018 елгы сезонының беренче уенын оттырды
Бүген Казанның "Рубин" футболчылары "Казан Арена" стадионында "Краснодар" командасына каршы уен белән Россия чемпионатының 2017-2018 елгы сезонsy башлады. Әлеге уен баш тренер вазифасына Корбан Бердыев билгеләнгәннән соң, "Рубин" командасы өчен беренче рәсми матч булды. Уен кунаклар файдасына 1:2 исәбе белән тәмамланды. Казанлылар уенны кызу башласалар да, беренче тайм азагына Краснодардан...
-
2017 елның Казан Сабан туе батыры билгеле булды
Бүген Казанның Мирный бистәсе Каенлыгында татар милли бәйрәме - Сабан туе узды. Сабан туеның абсолют батыр исемен Вахитов районы өчен көрәшүче Лениз Абдуллин яулады. Казан Сабан туеның батыры "Татар-информ" хәбәрчесенә үз хис-кичерешләрен сөйләп китте. Шулай ук ул яшь көрәшчеләргә дә киңәшләрен әйтте. "Мин әле аңлап бетерә алмыйм, әмма җиңүемне беләм....
-
Бүген Җәнәй авылында инде традициягә кереп киткән "Авыл җыены"
Бүген Җәнәй авылында инде традициягә кереп киткән "Авыл җыены" уздырылачак. Бәйрәмдә Казан артистлары да катнашыр, чыгыш ясар, дип көтелә. Сезне төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар көтә. Бәйрәмнең балаларга багышланган өлеше 13.00 сәгатьтә, Олылар өчен оештырыла торганы 16.00 сәгатьтә башлана. Күңелле булачак, рәхим итегез!