Теләче Информ

26 сентябрь 2017 яңалыклары

  • 26 сентябрь 2017 - 12:59
    Республикада быелның сигез аенда 10350 урлашу очрагы теркәлгән.
    - Бу төр җинаятьләрнең 80 проценты ачыла. Шулай да халык үз мөлкәтләрен саклауга җаваплырак карасын, битараф булмасын иде, - дип киңәш итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Шакирҗанов министрлыкта үткәрелгән матбугат конференциясендә. Яшел Үзән районында - Казан шәһәренә терәлеп торган коттеджлар бистәсендә яшәүчеләрнең битарафлыгы...
    773
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:48
    Яңа Чишмә районында җиңел машина мотоцикл белән бәрелешкән
    Татарстанның Яңа Чишмә районында җиңел машина бишекле мотоцикл белән бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Һәлакәт Ленино авылы тирәсендә килеп чыккан. Юл-транспорт һәлакәте аркасында мотоцикл җимерелгән, бишеге алып атылган. Өстәмә мәгълүматлар ачыклана. Татар Информ
    958
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:29
    18-24 cентябрь көннәренә Теләче районы өчен ПОЛИЦИЯ КӨНДӘЛЕГЕ
    18 сентябрь көнне Теләчедә яшәүче 1995 елгы хатын-кыздан иренең кул күтәрүе турында хәбәр керә. 19 сентябрь көнне Теләчедә яшәүче 1967 елгы хатын- кыз таныш булмаган кешенең аның өенә үтеп кермәкче булуы турында хәбәр итә. Шул ук көнне Глонасс +112 системасы аша Теләченең Ленин һәм Олы Тау урамнары кисешкән урында "ВАЗ-21014"...
    276
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:26
    Казанда юл һәлакәте: ике пассажир автобусы бәрелешкән
    Казанда юл һәлакәтендә ике пассажир автобусы бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Киров районының Боевая урамында 49 һәм 45нче пассажир автобуслары бәрелешкән. Беренче автобуста кондуктор хатын-кыз, икенче транспорт чарасында ике пассажир - ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Өчесе...
    836
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:24
    Баланы кайчан һәм ничек укырга өйрәтергә?
    Нейропсихология белгечләре белдерүенчә, баланы 5 яшьтән дә иртәрәк хәреф танырга өйрәтә башларга кирәкми. Баксаң, символларны танырга этәрүче баш миенең махсус өлеше шушы яшькә генә формалашып бетә икән. Бала укыган предметларын күз алдына китереп барырга тиеш. 5 яшькәчә бала бөтен мәгълүматны да кабул итеп бетерә алмый. Артык иртә укый башлау киләчәктә...
    723
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:21
    Күп балалы гаиләләр игътибарына
    Күп балалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләргә Татарстан Республикасы законы нигезендә, фатирга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә киткән чыгымның 30 проценты күләмендә, торак мәйданы социаль нормалары һәм халыкның хезмәтләрдән файдалану нормативларыннан чыгып исәпләнүче субсидия-ташлама каралган. Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия ата-ананың берсенә бирелә иде...
    791
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 12:14
    Хисап хатасы (хикәя)
    Беренче эш көнен авыр диләр. Нәзирә - икътисад белгечлегенә укыган кыз бала - алда торган билгесезлектән бераз шүрләп, алтынчы трамвайга утырып, беренче тапкыр үзенә билгеләнгән эш урынына китте. Трамвай «Тынычлык» тукталышын үтте, аннан «Аяк киеме фабрикасы» да артта калды… Ниһаять, кыз көткән «Ялкын» тукталышы. Нәзирә таш түшәлгән җиргә аяк баскач,...
    589
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 11:23
    Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Көзге кросс" булып узды
    Ел саен үткәрелүче көзге кросста быел бездә 3нче балалар бакчасында 57 бала катнашты. Балалар бакчасы балалар белән гөр килеп торды. Катнашучыларга килсәк, зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балалары түземлек белән старт бирелүен көтте, ә инде уртанчылар төркем балалры янатарлар булдылар. Бар катнашканнарга ,Афәрин!
    357
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 11:14
    Мәгариф хезмәткәрләре спартакидасы-2017
    23 сентябрь көнне Арча районында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре спартакидасының финал уеннары узды. Ярышларда бөтен республикадан җыелган укытучылар, мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм Мәгариф министрлыгы командасы катнашты. Спартакиада кысаларында педагоглар спортның 9 төре буенча көч сынашты: җитәкчеләр йөгерүе, җиңел атлетика, озынлыкка сикерү, бадминтон, канат тарту, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол, гер күтәрү...
    311
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 11:06
    Терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә.
    Мондый куркынычсызлыкларны кисәтү максатыннан китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп килә. Чит кешеләрдән саклану, "терроризм" төшенчәсенең эчтәлеген китап укучыларга аңлату китапханә эшчәнлегенең бурычы булып санала. Шул уңайдан 26 сентябрь көнне Теләченең үзәк китапханәсендә "Без терроризмга һәм экстремизмга каршы " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
    403
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 10:10
    Апрельдән кем күпме пенсия алачак?
    1 апрельдән пенсия арту турында «ШК» битләрендә хәбәр иткән идек. Бу хакта ­Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте тулырак мәгълүмат җиткерде. Апрельдән кемнең пенсиясе күпмегә артачак соң? Федераль ташламага ия пенсионерларның, ягъни ветераннар, инвалидлар, радиациягә эләккән гражданнар, Советлар Союзы Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары һәм башкаларның айлык пенсиясе 5,5...
    610
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 08:32
    Җиңел машина ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән
    Мәскәү үзәгендә Яңа Арбат һәм Новинск бульвары киселешендә АМР дәүләт сериясе номерлары белән "Мерседес" автомобиле ЮХИДИ хезмәткәрен бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. ЮХИДИ хезмәткәрләре АМР дәүләт сериясе номерларын салдырып алган. Алар Федераль куркынычсызлык хезмәтенә (ФСБ) беркетелгән, әмма хәзергә әлеге автомобильнең кемнеке икәнлеге ачыкланмаган. Агентлык мәгълүматлары буенча, урынга бик...
    886
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 08:30
    Татарстанда быел бөртеклекләр уңышы буенча алдынгы һәм артта калган районнар – исемлек
    Бөртеккә дигән кукурузны санамыйча, Татарстанда бөртеклекләрне җыеп алу эше тәмамланган. Җәмгысе 5,01 млн тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарына 34 центнер тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Министр агымдагы елга йомгак ясап, уңыш җыеп алуда...
    540
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 08:26
    Рәнис Габбазовның туенда кунакларга уенчыклар алып килүне шарт итеп куйганнар (ФОТО)
    Рәнис Габбазов башлы-күзле булды - ул Гөлия Сагиева белән гөрләтеп туй итте. Гөлия дә җырчы, Ваһапов фестивале лауреаты. Димәк, татар дөньясында тагын бер җырлы-моңлы гаилә туды. Шунысы игътибарга лаек, туйдагы килгән кунаклардан күп итеп уенчыклар алып килү соралган. Соңрак бу уенчыкларны балалар йортына тапшырганнар.
    579
    0
    0
  • 26 сентябрь 2017 - 07:40
    Мичтә пешкән горбуша балыгы
    Балыкны чистартып, турап пыяла савытка тезәбез. Соус әзерлибез: тирәнрәк савытка бер өлеш су, ике өлеш майонез, бераз тоз, тәмләткеч салып, миксер белән күпертәбез, шул соусны балык өстенә агызабыз. Савытның өстен фольга белән каплап, тишекләр ясап чыгабыз, "капкач"ның бер почмагы ачык калса да була, алайса соус кайнап агып чыгарга мөмкин. 45-50...
    476
    0
    0
Реклама