24 октябрь 2019 яңалыклары
-
24 октябрь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең XXXII конференциясе булып үтте.
Конференциядә “Бердәм Россия” сәяси партясенең Теләче җирле бүлегенең соңгы еллардагы эшчәнлеге белән җирле Политсовет Секретаре урынбасары Илдар Мөбинов таныштырды. Ул үзенең чыгышында партия башлангычы белән районда нәтиҗәле эш алып барылуын билгеләп үтте, киләчәктә башлангыч оешмаларның эшен тагын да яхшырту, камилләштерү һәм актив райондашларыбыз белән иңгә-иң куеп эшләүне бурыч итеп куйды. Аның тарафыннан дәүләкүләм әһәмияткә ия булган программаларны, проектларны тормышка ашыруда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең роле, зарурлыгы ассызыкланды. Соңыннан яңгыраган чыгыш буенча фикер алышулар үткәрелде, карарлар кабул ителде, бурычлар билгеләнде.
-
Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесенең иң популяр остазы булды
Бәйгедә җиңүчеләрне ТР Президентының нәтиҗәле командалар формалаштыру һәм киң колачлы проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе кызыксындырды.