Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

24 октябрь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең XXXII конференциясе булып үтте. 

Конференциядә “Бердәм Россия” сәяси партясенең Теләче җирле бүлегенең соңгы еллардагы эшчәнлеге белән җирле Политсовет Секретаре урынбасары Илдар Мөбинов таныштырды. Ул үзенең чыгышында партия башлангычы белән районда нәтиҗәле эш алып барылуын билгеләп үтте, киләчәктә башлангыч оешмаларның эшен тагын да яхшырту, камилләштерү һәм актив райондашларыбыз белән иңгә-иң куеп эшләүне бурыч итеп куйды. Аның тарафыннан дәүләкүләм әһәмияткә ия булган программаларны, проектларны тормышка ашыруда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең  Теләче җирле бүлегенең роле, зарурлыгы ассызыкланды. Соңыннан яңгыраган чыгыш буенча фикер алышулар үткәрелде, карарлар кабул ителде, бурычлар билгеләнде.

 

Конференция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең  төбәкара бүлеге әгъзасы, “Кулланучылар хокукын яклау” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Юлия Нигъмәтуллиналар катнашты һәм чыгыш ясады.  Алар “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр.

Конференциянең чираттагы көн тәртибе буенча “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге Политсоветы Секретаре сайланды. Хәзер яңартылган Политсоветны, яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов җитәкләячәк. Шулай ук коференциядә  партиянең Теләче бүлеге Политсоветы составы да (аны 10 кеше тәшкил итә) яңартылды. Конференциядә яшерен тавыш бирү юлы белән Политсовет әгъзасы Фәрит Кадыйров урынына Югары Кибәхуҗа башлангыч бүлеге җитәкчесе Фәрит Мәхмүтов сайланды.

Конференциядә соңгы көн тәртибе буенча 8 ноябрь көнне Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләтдрама һәм комедия театры бинасында узачак “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәкара бүлегенең XXXI нче конференциясенә делегат сайладылар. Анда делегат булып, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге Политсоветы Секретаре  Нәҗип Хаҗипов катнашачак.

Соңыннан бертөркем партия әгъзаларына партия эшендәге активлыклары өчен “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәкара бүлеге, Беләче җирле бүлегенең  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, партия сафына яңа керүче яшьләребезгә партия билетлары тапшырылды.

Шунысы игътибарга лаек, конференциядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Теләче муниципаль  район Советындагы “Бердәм Россия” партиясенең депутатлар фракциясе тарафыннан өч яклы килешү төзелде.

Йомгаклау сүзе  белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев “Бердәм Россия” бөтенроссия  сәяси партиясенең Теләче җирле бүлегенең киләчәк эшчәнлегенә зур ышаныч белдерде һәм алдагы эшләребездә уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев