Казан аэропортында 50 дән артык рейс тоткарлана
Казан аэропортында очып китүгә 24 һәм очып килүгә 29 рейс тоткарланган. Бу хакта онлайн-табло сөйли. Искәртеп узабыз, элегрәк аэропорт Татарстанда пилотсыз куркыныч фонында 6,5 сәгать дәвамында ябылган иде.